Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 36 - Изге Язма


Санхерибнең Иерусалимгә янавы

1 Хизәкыйя патша хакимлегенең ундүртенче елында Ашшур патшасы Санхериб, Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларына һөҗүм итеп, аларны яулап алды.

2 Аннары Ашшур патшасы Иерусалимгә, Хизәкыйя патша янына, Лахиш каласыннан зур гаскәр белән үзенең баш киңәшчесен җибәрде; тегесе, Йон юучылар кырына илтә торган юлга, югары буаның суүткәргече янына җиткәч, туктап калды.

3 Аның каршына сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна вә Асафның углы елъязмачы Йоах чыкты.

4 Баш киңәшче аларга әйтте: – Хизәкыйя патшага җиткерегез: олуг патша, Ашшур патшасы, болай ди: «Нәрсәгә өметләнәсең син?

5 Минемчә, болар барысы да буш сүздер, сугыш өчен бит хәрби осталык һәм көч кирәк. Син миңа каршы баш күтәрдең – хәзер кемгә өметләнеп торасың?

6 Син Мисырга, шул чатнаган камыш таякка таянмакчы буласың, ә бит ул үзенә таянган кешенең кулын җәрәхәтләп тишеп керәчәк! Мисыр патшасы, фиргавен, үзеннән ярдәм өмет иткән һәркем өчен шундый.

7 Бәлки, сез миңа: „Раббы Аллабыз ярдәменә ышанабыз“, – дип әйтерсез. Әмма калкулыкларда Аллагызга гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: „Бары тик шушы мәзбәх каршында гына сәҗдә кылыгыз!“ – дип әйтте түгелме?!

8 Әйдә, минем хуҗам Ашшур патшасы белән кул сугып килешегез әле. Ул: „Ике мең баш атымны бирәм, тик җайдаклар таба алырсың микән?!“ – дип әйтә.

9 Мисырның сугыш арбалары вә җайдакларына өметләнсәң дә, хуҗам хезмәтендәге иң кечкенә җитәкчегә ничек каршы тора алырсың икән?!

10 Әллә мин бу җирне Раббы ихтыярыннан башка тар-мар итә дип уйлыйсыңмы?! Раббы Үзе миңа: „Ул җиргә һөҗүм ит һәм аны вәйран кыл“, – диде».

11 Эльякыйм белән Шебна вә Йоах: – Без колларың белән арамей телендә сөйләш, без аны аңлыйбыз. Кала диварында басып торган халык алдында безнең белән яһүдчә сөйләшмә, – диделәр баш киңәшчегә.

12 Әмма баш киңәшче аларга: – Хуҗам мине бу сүзләрне сезнең хуҗага һәм сезгә әйтер өчен генә җибәргән дисезме әллә?! Юк, дивар өстендә басып торган, сезнең белән бергә үз тизәген ашап, үз сидеген эчәргә мәҗбүр булачак кешеләргә әйтер өчен дә җибәрде ул мине, – диде.

13 Шуннан соң баш киңәшче урыныннан торды да яһүд телендә болай дип кычкырды: – Олуг патшаның, Ашшур патшасының сүзләрен тыңлагыз!

14 Ул болай ди: «Хизәкыйя сезне саташтырмасын, ул сезне коткара алмаячак!

15 Хизәкыйя сезне: „Раббы, һичшиксез, коткарачак безне, бу кала Ашшур патшасы кулына бирелмәячәк“, – дип өметләндермәсен».

16 Хизәкыйяне тыңламагыз, чөнки Ашшур патшасы болай ди: «Минем белән солых төзегез, минем якка чыгыгыз; шул чагында һәркем үз йөзем куагының, үз инҗир агачының җимешен ашар, үз коесының суын эчәр.

17 Соңрак мин, килеп, сезне үзегезнеке кебек үк җиргә, ашлык вә шәрабка, икмәк вә йөзем бакчаларына бай булган җиргә алып китәрмен.

18 „Раббы безне коткарачак“, – дип, Хизәкыйя сезне саташтырмасын. Бүтән халыкларның илаһларыннан берәрсе Ашшур патшасы кулыннан үз җирен коткарып кала алдымы?!

19 Хамат белән Арпад илаһлары кайда?! Сефарваим илаһлары кайда?! Самареяне минем кулдан коткарып кала алдымы алар?!

20 Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!»

21 Ләкин халык дәшмәде, берничек тә җавап кайтармады, чөнки патша аларга «җавап бирмәгез» дип боерган иде.

22 Шуннан соң сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах, киемнәрен ертып, Хизәкыйя янына кайттылар һәм баш киңәшченең сүзен җиткерделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan