Ишагыйя 35 - Изге ЯзмаЧәчәк аткан чүл һәм изге юл 1 Чүл, корып беткән җир шатланачак, дала сөенәчәк һәм чәчәк атачак. Нәркис кебек 2 мул булып чәчәк атсын ул, куанычыннан тантана итсен. Аңа Ливан даны, Кәрмил вә Шаронның мәһабәтлеге биреләчәк. Барысы да Раббының шөһрәтен, Аллабызның мәһабәтлелеген күрәчәк. 3 Көчсезләнеп калган кулларга көч бирегез, калтырап торган тезләрне ныгытыгыз. 4 Куркып калганнарга: «Нык булыгыз, курыкмагыз! Менә сезнең Аллагыз! Сезнең өчен үч алырга, дошманнарыгызга җәза бирергә киләчәк Ул, килеп, сезне коткарачак», – диегез. 5 Шул чагында сукырларның күзе ачылыр, чукракларның колагы ишетә башлар, 6 аксак кеше болан кебек сикергәләп йөрер, телсез кеше шатлыгыннан җырлап җибәрер, чөнки чүлдә чишмәләр бәреп чыгар, далада ташкын булып су ага башлар, 7 кайнар ком сахрасы күлгә әйләнер, суга тилмергән җир су чыганагына әверелер, чүл бүреләре яшәп яткан җирдә камыш урынына үлән үсәр. 8 Аннан зур юл үтәр, аны Изге юл дип атарлар: нәҗес кеше ул юлдан йөри алмас, Раббы юлында йөрүчеләр өчен генә булыр ул; хәтта мәгънәсез бәндәләр дә ул юлда адашмас. 9 Анда арысланнар булмас, ерткыч җәнлек аяк басмас – анда аларның берсе-бер күренмәс. Анда фәкать котылу тапканнар гына йөрер. 10 Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр, сөенешеп-гөрләшеп, Сионга килер, аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр. Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар, кайгы-хәсрәт вә көрсенүләр качып китәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia