Ишагыйя 34 - Изге ЯзмаРаббының халыкларга бирәсе җәзасы 1 Әй халыклар, якынрак килеп тыңлагыз! Кавемнәр, игътибар итегез! Җир вә анда булган һәр нәрсә, дөнья вә анда туган һәр нәрсә тыңлап торсын! 2 Раббының барча халыкларга ачуы чыкты, аларның барлык гаскәрләренә каһәре төште Аның. Ул аларны тулысынча кырып ташлады, бугазларга хөкем итте. 3 Аларның мәетләре күмелмичә ятып калачак, алардан авыр ис таралачак, түгелгән каннарыннан таулар юпь-юеш булачак. 4 Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк, күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк; бөтен күк җисемнәре, йөзем куагының яфраклары вә инҗир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк. 5 Раббы болай ди: «Минем кылычым күктә кан эчеп туйды; менә ул, хөкем ясар өчен, Эдомга – Мин тәмам юк итәргә хәл кылган халык өстенә төшә». 6 Раббының кылычы канга һәм терлек маена – бәрән вә кәҗә тәкәсе канына, сарык тәкәсенең бөер маена буялган, чөнки Раббы Босрада корбан китерә – эдомиләр җирендә зур кырылыш бара. 7 Алар белән бергә кыргый үгезләрнең яше дә, көчлесе дә егылачак, җир аларның каны белән туеначак, майлары туфракка сеңәчәк. 8 Чөнки Раббының үч алу көне, Сионны рәнҗеткән өчен түләү елы җитте. 9 Эдомның елгалары – сумалага, туфрагы күкерткә әйләнәчәк, җире янып торган сумала булачак, 10 һәм ул, иртән дә, кичен дә сүнмичә, мәңге төтенләп торачак. Бу җир озак еллар дәвамында вәйран булып ятачак, аннан беркайчан беркем үтеп йөрмәячәк. 11 Анда чүл ябалагы белән керпеләр генә хуҗа булыр, байгыш белән козгыннар гына яшәр. Раббы бу җирдә үлчәү бавы сузар һәм кургаш асма асар – анда вәйранлык вә бушлык хөкем сөрер. 12 Анда патша итеп куярлык бер затлы кеше дә калмас, Эдомның барлык түрәләре кирәксезгә әйләнер. 13 Аның сарайларында – чәнечкеле үлән вә куаклар, ныгытмаларында кычыткан вә тигәнәк үсеп чыгар. Ул фәкать чүл бүреләре оясына вә тәвә кошлары яши торган урынга әйләнер. 14 Кыргый мәчеләр анда сыртланнарга тап булыр, кәҗә тәкәләре бер-берсенә тавыш бирер; төн ияләре анда ял итәр, үзенә тыныч урын табар. 15 Ябалаклар анда оя корып йомырка салыр, бала чыгарыр һәм аларны үз күләгәсенә җыяр; анда пар-пар булып лачыннар да җыелыр. 16 Раббы китабыннан табып укыгыз: әлеге җәнлекләрнең берсе дә шунда килми калмас, һәркайсы үз пары белән булыр. Чөнки бу әмер Раббы авызыннан чыкты. Аның Рухы аларны бергә җыяр. 17 Жирәбәне аларга Ул Үзе салды, аларның өлешләрен үлчәү бавы белән Үзе бүлде; алар гомер бакый шул җирнең хуҗасы булырлар, токымнары буын арты буын шунда яшәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia