Ишагыйя 32 - Изге ЯзмаДөреслек вә гаделлек патшалыгы 1 Шундый вакыт киләчәк: патша – дөреслек белән, түрәләр гаделлек белән хакимлек итәчәк. 2 Аларның һәрберсе – җилдән саклана, давылдан ышыклана торган урын, чүл-далада – су ташкыны, корыган-кипкән җирдә биек кыя күләгәсе кебек булачак. 3 Шул чагында инде күрүчеләрнең күзләре томаланмас, колагы ишеткәннәр колак салып тыңлар; 4 уйлап эш итмәүчеләр фикер йөртә башлар, сакауларның телләре җиңел һәм ачык итеп сөйләр; 5 ахмак кешене инде – намуслы, ә адәм актыгын мөхтәрәм дип атамаслар. 6 Ахмак кеше бит акылсыз сүз сөйли, аның йөрәге явызлыкны үз итә; имансыз гамәлләр кыла ул, Раббы хакында ялган тарата, ач кешене – ризыксыз, сусаган кешене сусыз калдыра. 7 Адәм актыгының кылган гамәлләре явыз: ярлы-мазлумның дәгъвасы дөрес булса да, аны ялган сүзләр белән һәлак итәр өчен, төрле хәйләләр кора ул. 8 Ә намуслы кеше хак эш турында уйлый һәм хак нәрсәне яклап нык тора. Хатын-кыз гамьсезлегенең курку белән алышынуы 9 Әй сез, ваемсыз хатыннар! Торыгыз, сүземә колак салыгыз! Гамьсез кызлар! Мин әйткәннәрне тыңлагыз! 10 Бер елдан артык вакыт үтәр, һәм сезнең куркудан котыгыз алыныр, гамьсезләр! Чөнки йөзем җыюлар булмаячак, җиләк-җимеш өлгерми калачак. 11 Әй ваемсызлар! Куркудан котыгыз алынсын! Әй гамьсезләр! Дер калтырап торыгыз! Киемнәрегезне салып атып тупас тукымага төренегез! 12-13 Гүзәл басу-кырларны, мул уңышлы йөзем бакчаларын, халкымның җирен кызганып, күкрәгегезне төегез: ул җирдә күгән куагы һәм чәнечкеле билчән генә үсәчәк. Бәхетле йортлар, шатлык ташып торган кала турында елагыз! 14 Чөнки зиннәтле сарай – кешесез, шау-шулы кала ташландык хәлдә калачак; калкулык вә күзәтү манарасы мәңгелек бушлыкка әвереләчәк, анда – кыргый ишәкләрнең яраткан урыны, терлек өчен көтүлек булачак. Хаклык-дөреслекнең җимеше – иминлек 15 Югарыдан безгә Рух иңгәнче, болар һәммәсе шулай булыр. Аннары чүл – мул уңышлы бакчага, ә бакча булган җирләр урманга әйләнер, 16 чүлдә гаделлек хөкем сөрер, бакчада хаклык-дөреслек урнашыр; 17 хаклык-дөреслек шул чагында иминлек, мәңгелек тынычлык вә хәвефсезлек китерер. 18 Ул вакытта минем халкым имин йортларда, хәвефсез урыннарда, тыныч торакларда яшәр. 19 Бозлы яңгыр урманны аударып, нигезенә кадәр кала җимерелсә дә, 20 бәхет сезне ташламас: сез су булган җирләрдә иген чәчәрсез, үгез вә ишәкләрегезне утларга җибәрерсез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia