Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 3 - Изге Язма


Иерусалимдәге тәртипсезлекләр

1 Менә хәзер Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Иерусалим белән Яһүдәнең бар булган маясын – икмәген вә суын тартып алачак.

2 Шулай ук баһадирларын вә сугышчыларын, хөкемчеләрен вә пәйгамбәрләрен, күрәзәчеләрен вә өлкәннәрен,

3 гаскәр башлыкларын, түрәләрен вә киңәшчеләрен, уңган һөнәрчеләрен вә оста тылсымчыларын тартып алачак Ул.

4 «Халыкка башлык итеп яшүсмерләрне куячакмын, аның өстеннән акылсыз бала-чага хакимлек итәчәк», – ди Раббы.

5 Бер кеше – икенче берәүне, һәркем үзенең якынын изәчәк; өлкәннәр алдында яшьләр үзләрен оятсызларча тотачак, ә наданнар затлы кешеләргә мыскыллап караячак.

6 Берәү, үз кардәшенә барып ябышып: «Синең япанчаң бар, шуңа күрә безгә – юлбашчы, бу хәрабәләргә хуҗа бул!» – дип әйтәчәк.

7 Теге исә, тавышын күтәреп: «Мин сезгә шифа бирә алмыйм, йортымда икмәгем дә, япанчам да юк, халыкның юлбашчысы итә күрмәгез мине!» – дип җавап бирәчәк.

8 Иерусалим абынды, Яһүдә егылды, чөнки аларның сүзләре вә гамәл-эшләре Раббыга, Аның шөһрәтенә каршы юнәлгән.

9 Аларның гаепләре йөзләренә язылган; кылган гөнаһлары белән мактаналар, сәдүмлеләр яшереп тормаган кебек яшермиләр, үз башына бәла алалар – кайгы аларга!

10 Тәкъва кешегә: «Син бәхетле!» – дип әйтегез, чөнки ул үзе кылган гамәлләрнең савабын алачак.

11 Яман кешегә исә – кайгы! Бәхетсез ул, үзе кылганның җәзасын алачак.

12 Минем халкымны яшь балалар җәберли, аның өстеннән хатын-кызлар хакимлек итә. Әй халкым! Юлбашчыларың сине адаштыра, ялгыш юлга алып керә.

13 Раббы Үз дәгъвасын белдерер өчен, халыкларга хөкем оештырыр өчен әзер тора.

14 Ул Үз халкының өлкәннәрен вә түрәләрен җавапка тарта: «Йөзем бакчасын сез юк иттегез; сезнең йортларыгызда – фәкыйрьләрдән талап алынган мал.

15 Минем халкымны кысарга, фәкыйрьләрне тузанга салып таптарга ни хакыгыз бар сезнең?!» – ди. Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзләре.


Иерусалим хатыннарына кисәтү

16 Раббы болай ди: «Сион кызларының тәкәбберлеге өчен, башларын югары чөеп, күзләрен уйнатып, аяк чылбырларын чылтыратып, кәс-кәс атлап йөргәннәре өчен,

17 Хуҗа-Хаким аларның башларын кутыр белән каплаячак, оят җирләрен шәрә калдырачак».

18 Ул көнне Хуҗа-Хаким аларның бизәнү әйберләрен – аяк чылбырларын, ай рәвешендәге маңгай бәйләвечләрен вә муенсаларын тартып өзәчәк.

19 Алкаларын, беләзекләрен, йөзләрен каплаган челтәрләрен, башлыкларын, тубыкларындагы чылбырларын, тасмаларын, хушбуй савытларын, тылсымлы бөтиләрен,

20 йөзекләрен, борын балдакларын,

21 бәйрәм киемнәрен, япанчаларын, шәлләрен, акча янчыкларын,

22 нәфис җитен күлмәкләрен, баш киемнәрен, япмаларын да тартып алачак аларның.

23 Хуш исләр урынына – сасы исләр, билбау урынына – сүс бау, бөдрә чәч урынына – пеләш баш, матур күлмәк урынына – сәләмә кием, гүзәллек урынына хурлык булачак.

24 Синең ир-атларың, Сион, кылычтан үләчәк, баһадирларың сугышта һәлак булачак;

25 капкаларың кайгырып елаячак; син үзең, бар нәрсәдән мәхрүм булып, тузан эчендә утырып калачаксың.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan