Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 28 - Изге Язма


Бозык руханиларны һәм пәйгамбәрләрне хөкем итү

1 Эфраим сәрхушләре горурланган таҗга, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, инде шиңә барган чәчәккә, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, халкы шәраб эчүгә сабышкан калага – кайгы!

2-3 Менә, Хуҗа-Хакимнең көчле бер баһадиры бар: бозлы яңгыр, һәлакәтле давыл кебек, ярыннан ташыган ярсулы сулар кебек ул. Эфраим сәрхушләре горурланган таҗны ул үз кулы белән җиргә орып салачак, аяклары белән таптаячак.

4 Вакытыннан алда өлгергән инҗир җимешен беренче күргән кеше өзеп капкан кебек, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, шиңә барган чәчәк белән дә нәкъ шулай булачак.

5 Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең исән калган халкы өчен гүзәл таҗ, дан такыясы булачак.

6 Хөкем чыгаручыга Ул гадел хөкем рухы иңдерәчәк, дошманны капкадан кире боручы сугышчыга батырлык чыганагы булачак.

7 Руханилар вә пәйгамбәрләр шәрабтан исереп алпан-тилпән йөриләр, исерткеч эчемлектән чайкалышып, шәрабтан акылларын җуйганнар; аларның гаиптән алынган хәбәрләре ялгыш, кабул иткән карарлары дөрес түгел.

8 Табын өстәлләре косык белән тулган – бер чиста җир юк.

9 Раббы пәйгамбәре турында алар болай диләр: «Кемгә нәрсә аңлатырга тели ул? Кемгә сабак өйрәтә? – Әле генә күкрәк сөте имгән, яңа гына күкрәктән аерылган имчәк баласынамы?!

10 Әйе, сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз».

11 Шуңа күрә Раббы алар белән чит халык телендә аңлаешсыз сүзләр белән сөйләшәчәк.

12 Ул аларга: «Менә сезгә тынычлап ял итәр урын, арыганнар хәл алсын», – дип әйткән иде, тик алар тыңларга теләмәде.

13 Хәзер инде Раббы сүзе аларга мондый булачак: «Сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз». Шуннан алар атлап барган уңайга артка егылып җәрәхәтләнәчәк, ятьмәгә эләгеп, тозакка төшәчәк.


Раббының Сионга нигез ташы куюы

14 Шуңа күрә, әй сез, мәсхәрәләп көлүчеләр, Иерусалимдә бу халык өстеннән хакимлек итүчеләр, Раббы сүзен тыңлагыз!

15 Сез болай дисез: «Без үлем белән килешү төзедек, үлеләр дөньясы белән сүз беркеттек, һәлакәтле ташкын безгә тими үтәчәк, чөнки без ялганны – сыену урыны, алдауны яшеренү урыны иттек».

16 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди: «Менә, Мин Сионга сыналган, бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям, аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.

17 Гаделлекне Мин – үлчәү бавы, ә дөреслекне кургаш асма итеп куям. Ялганны – сыену урыныгызны – боз сугачак, яшеренү урыныгызны су юып алып китәчәк.

18 Үлем белән төзегән килешүегез бетереләчәк, үлеләр дөньясы белән беркеткән сүзегез җимереләчәк. Һәлакәтле ташкын сезне юып алып китәчәк:

19 һәр иртәне, көндезен һәм төнлә ябырылган саен, ул сезне үзе белән агызып алып китәчәк». Бу хәбәрне аңлагач, сезнең котыгыз алыныр.

20 Сузылып ятар өчен урын-җирегез кыска, төренеп ятар өчен юрганыгыз бик тар булыр.

21 Раббы, Перасим тавында күтәрелеп торган кебек, урыныннан калкыр, Гибгон үзәнендәге кебек ачуы чыгар Аның: Ул Үзенең гадәти булмаган эшен башкарыр, гаҗәеп гамәлен тормышка ашырыр.

22 Шулай булгач, мыскыллап көлүдән туктагыз, юкса зынҗырларыгыз тагын да авырая төшәр. Чөнки Хакимнән – Күкләр Хуҗасы Раббыдан – мин бөтен илгә янаган һәлакәт турында белдем.


Оста игенченең гакыллы эшләре

23 Игътибар белән сүзләремне тыңлагыз, сөйләгәннәремә дикъкать белән колак салыгыз!

24 Чәчү вакыты җиткәч, игенче үзенең җирен сөрә, тырмалый, йомшарта гынамы?!

25 Юк, җирне тигезләгәч, ул анда укроп, әнеч, рәт-рәт итеп бодай, арпа чәчә, кыр читенә борай чәчә.

26 Бу һөнәргә аны Алласы өйрәтә, тәртибен Үзе күрсәтеп тора.

27 Укропны – тешле чабагач, әнечне арба белән суктырмыйлар; укропны – таяк, әнечне күсәк белән сугалар.

28 Ашлыкны сукканда, аның өстеннән ат-арбаны озак йөртмиләр, югыйсә ашлык бөртеге сытыла.

29 Болар һәммәсе дә Күкләр Хуҗасы Раббыдан килә: Аның киңәшләре искиткеч, зирәклеге бөек!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan