Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 27 - Изге Язма

1 Ул көнне Раббы Үзенең дәһшәтле, бөек вә көчле кылычы белән Ливьятанны, боргалана-боргалана шуышучы җитез еланны орып салачак, диңгез аждаһасын үтерәчәк.

2 Ул көнне гүзәл йөзем бакчасы турында җырлагыз:

3 «Мин, Раббы, – аның сакчысы, аңа гел су сибеп торам, кем дә булса зыян салмасын дип, аны көне-төне саклыйм.

4 Мин үч-ачу тотмыйм, ләкин ул Миңа күгән куагы, чәнечкеле билчән үстерсә, аңа каршы сугыш ачачакмын, аны тәмам көйдереп бетерәчәкмен.

5 Иң яхшысы Минем яклавымны эзләсен ул, Минем белән тынычлыкта яшәсен, әйе, тынычлыкта яшәсен».

6 Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамыр җәячәк, Исраил чәчәк атачак, үсентеләр җибәрәчәк, җир йөзен җимешләре белән тутырачак.

7 Раббы Үз халкын дошманнары кебек җәзаладымы?! Халкын үтергән катыйльләр кебек аны үтердеме?!

8 Ул Үз халкын болай җәзалады: аны сөргенгә җибәрде, көчле көнчыгыш җиле сыман Үзенең сулышы белән читкә сөрде.

9 Үз халкы мәзбәхләрнең ташын акташны ваклагандай чәрдәкләп бетерсә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен җимерсә, гөнаһлардан арыну билгесе шул булыр, һәм Ягъкубның гөнаһлары йолыныр.

10 Ташландык хәлгә килгән кальга-шәһәр кешесез калды, чүл-далага әйләнде. Анда хәзер агач яфраклары кимереп бозаулар утлап йөри.

11 Ботаклар корыгач, хатын-кызлар килә дә, аларны сындыргалап, утын әзерли. Бу халык мәгънәсез булганга, Бар итүче аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәячәк, дөньяны яраткан Зат аны кызганмаячак.

12 Раббы ул көнне Фырат елгасыннан алып Мисыр үзәненә кадәр ашлык сугачак, һәм сезне, әй Исраил балалары, берәмтекләп бер урынга җыячак.

13 Ул көнне, бөек быргы кычкырткач, Ашшур җирендә югалып калганнар һәм Мисыр җиренә куылганнар, кайтып, Иерусалимдәге изге тауда Раббыга сәҗдә кылачак.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan