Ишагыйя 25 - Изге ЯзмаРаббыга дан җырлау 1 Әй Раббы, Син – минем Аллам! Сине зурлыйм, исемеңә рәхмәтләр юллыйм! Чөнки Син гаҗәеп эшләр башкардың, Үзеңнең күптәнге ниятеңне – дөрес вә ышанычлы ниятеңне тормышка ашырдың. 2 Син шәһәрләрне таш өеменә әйләндердең, ныгытылган калаларны хәрабә иттең; чит-ят кешеләрнең ныгытмалары җимерелде, алар инде беркайчан да тергезелмәс. 3 Шуңа күрә көчле халыклар Сине данлый, мәрхәмәтсез кавемнәрнең калалары Синнән өркеп тора. 4 Юксыл-мескенгә, мохтаҗларга Син авыр вакытта сыеныр урын, давылда – ышыклык бирә торган, эссе көндә саклый торган күләгә булдың. Чөнки залимнәрнең сулышы – диварга каршы коеп яуган яңгыр, 5 чүл-сахрадагы челлә кебектер. Син чит-ят халыкларның шау-шуын бастың; болыт күләгәсе кояшны каплаган кебек, залимнәрнең җырын томаладың. 6 Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында барлык халыклар өчен тәмле-тәмле ашамлыклардан, иң яхшы шәраблардан табын корачак; анда туклыклы ризыклар һәм иң яхшы, сөзелгән шәраблар булачак. 7 Бу тауда Раббы барлык халыкларны каплап торган япманы, барлык кавемнәр өстенә ябылган пәрдәне алып ташлаячак, 8 йотып җибәргәндәй үлемне мәңгегә юк итәчәк. Хуҗа-Раббы барлык кешеләрнең күз яшен сөртәчәк, бөтен җир буйлап Үз халкын хурлыктан коткарачак. Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте. 9 Ул көнне болай дип әйтәчәкләр: «Менә бу – безнең Аллабыз! Без Аңа өметләнеп торган идек, һәм Ул безне коткарды. Ул – безнең Аллабыз! Өметебезне Аңа баглаган идек, инде безне коткарган өчен шатланыйк, куаныйк! 10 Раббының кулы шушы тауны саклаячак». Ә Мәаб тирескә тапталган салам кебек булачак; Мәабның җимерелүе 11 суга батучы кеше кебек кулларын болгатса да, ничек кенә тырышса да, Раббы аның тәкәбберлеген түбәнсетәчәк. 12 Мәабның нык-биек диварларын Ул җимерәчәк, җиргә аударып көл-тузан итәчәк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia