Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 24 - Изге Язма


Раббының җирне хөкем итүе

1 Менә, Раббы бөтен дөньяны бөлгенлеккә төшерәчәк, вәйран итәчәк, җирнең йөзен бозачак һәм халкын төрле якка таратачак.

2 Халыкны һәм руханины да, колны һәм аның хуҗасын да, кол хатынны һәм аның хуҗабикәсен дә, сатып алучыны һәм сатучыны да, әҗәткә алучыны һәм биреп торучыны да, бурычы булганны һәм рибачыны да бер үк язмыш көтә.

3 Җир тәмам ташландык хәлгә килеп таланып бетәчәк. Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.

4 Җир кайгырып сүрелә, бөтен дөнья кибә, сула, аның мәгърур затлары көчтән яза.

5 Яшәүчеләр тарафыннан җир нәҗесләнгән, чөнки алар кануннарны санга сукмадылар, кагыйдәләрне хурладылар, мәңгелек Килешүне боздылар.

6 Шуңа күрә җирне каргыш кимерә: аның халкы үз гөнаһлары өчен түли; шуңа күрә җирдә яшәүчеләр юкка чыга, алар инде бик аз хәзер.

7 Яшь шәраб кими, йөзем ботаклары кибә; элек шат булганнар һәммәсе көрсенә.

8 Дәртле барабаннар ишетелмәс булды, кешеләрнең шатлыклы авазлары да, гөсләнең моңлы тавышлары да тынып калды.

9 Инде шәраб эчелми, җырлар җырланмый, сыра әче булып тоела.

10 Җимерелгән шәһәр бушап калган, барлык йортлар бикле, анда кереп булмый.

11 Урамнарда шәрабны сагынып елыйлар, илдә шатлык сүнде, сөенеч бетте.

12 Шәһәр тәмам вәйран булган, капкалары җимерелгән.

13 Уңышны җыеп алганнан соң, зәйтүн агачында яки йөзем куагында берән-сәрән җимеш калган кебек, җир йөзендәге халыклар да шулай аз санлы булыр.

14 Шатлыклы, көчле тавыш ишетелә: көнбатышта Раббының мәһабәтлелегенә дан җырлыйлар.

15 Әй көнчыгыш халкы, әй диңгез буенда яшәүчеләр, Исраилнең Раббы Алласы исемен данлагыз!

16 Җирнең читләреннән без «Хаклык иясенә дан-шәрәфләр!» дигән җыр ишетәбез. Ләкин мин: «Беттем! Беттем! Кайгы миңа! Хыянәтчеләр хыянәт итә, хаинлек кыла!» – дип әйтәм.

17 Әй җир кешесе, сине афәт, чокыр, тозак көтә!

18 Дәһшәтле тавыш ишетеп кача башлаган кеше чокырга егылыр, чокырдан чыкканы ятьмәгә эләгер, чөнки күк тәрәзәләре ачык, җирнең нигезләре чайкала.

19 Җир шартлап ярыла, селкенә, тетри,

20 исерек кеше кебек чайкала ул, кырдагы ялгыз алачык кебек тибрәнә; җирнең гөнаһлары аның өстенә авыр йөк булып ята – җир егылыр һәм инде бүтән аякка басмас!

21 Ул көнне Раббы күк гаскәрен – күктә, ә җир патшаларын җир өстендә җәзага тартыр.

22 Һәммәсе дә, тоткыннар кебек, бер чокырга тупланыр, зинданга ябылыр һәм күп вакыт үткәннән соң җәзага тартылыр.

23 Ай вә кояш оятларыннан йөзләрен каплар, Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында вә Иерусалимдә патшалык итәр һәм Үзенең шөһрәтен Үз халкының өлкәннәренә күрсәтер.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan