Ишагыйя 23 - Изге ЯзмаСур турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе 1 Сур каласы хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Таршиш кораблары, үкереп елагыз! Чөнки башкалагыз җимерелгән, бер генә йорт та калмаган. Бу хәбәр сезгә киттиләр җиреннән кайткан чагыгызда иреште. 2 Тын калыгыз, әй яр буенда яшәүчеләр һәм диңгездә йөргән Сидун сәүдәгәрләре! 3 Шихорда, Нил елгасы буенда үскән ашлык зур сулар буйлап Сурга – халыклар сәүдә итә торган шушы үзәккә кайта иде. 4 Оят сиңа, Сидун, диңгез ярындагы ныгытма! Диңгез хәзер болай ди: «Мин тулгак газапларын белмәдем, бала тапмадым, егетләр үстермәдем, кызлар тәрбияләмәдем дә кебек». 5 Сур язмышын ишетеп, Мисыр кайгыга калачак. 6 Таршишка күченеп китегез, әй яр буенда яшәүче халык, үкереп-үкереп елагыз! 7 Борынгы заманнарда ук нигез салынган, сөенече ташыган шәһәрегезгә ни булган? Хәзер инде сез ерак илләрдә яшәрсез, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрерсез. 8 Сурга мондый язмышны кем билгеләде? Бу кала патшаларга таҗ кидерә иде, аның сәүдәгәрләре, хөкемдарлар кебек, бөтен дөньяның ихтирамын казанган кешеләр иде. 9 Күкләр Хуҗасы Раббы шулай карар кылды: Сурның тәкәбберлеге вә мәһабәтлелеге хур булсын, бөтен дөнья күзендә ихтирам казанганнар түбәнсетелсен! 10 Әй Таршиш халкы, Нил буе игенчеләре сыман үз җирегезне эшкәртегез, чөнки синдә кораб төзи торган гавань юк инде. 11 Раббы, диңгез өстенә кулын сузып, патшалыкларны дер селкетте; Кәнган җирендәге ныгытмаларны җимерергә әмер бирде, әйтте: 12 «Бүтән инде сөенә алмассың, әй мәсхәрә ителгән гыйффәтле Сидун-кыз! Бар, киттиләр җиренә күчеп кит! Тик анда да тынычлык тапмассың». 13 Килданиләр җиренә күз төшерегез: бу халык бүтән юк! Ашшур, камау корылмалары төзеп, аларның кальга-ныгытмаларын җимерде, хәрабәгә әйләндерде, җирләрен чүл җанварларына бирде. 14 Үкереп-үкереп елагыз, Таршиш кораблары! Чөнки сез сыенган ныгытма җимерелгән. 15 Шушы көннән алып Сурны җитмеш ел буена – бер патшаның гомеренә тәңгәл вакытка онытып торачаклар. Сур белән, җитмеш ел үткәннән соң, фахишә хатын турындагы җырдагыча булачак: 16 «Гөсләңне ал да кала буйлап уйнап йөр, онытылган фахишә хатын! Матур итеп уйна, кешеләр сине исләренә төшерсен өчен, күпләп җыр җырла». 17 Җитмеш ел узганнан соң, Раббы Сур хакында кайгыртачак: шәһәр яңадан үз сәүдәсе белән шөгыльләнә, бөтен дөньядагы патшалыклар белән уйнаш итә башлаячак. 18 Ләкин сәүдәдән килгән табышны тупламаслар һәм сакламаслар, ул табыш Раббыга багышланыр: туйганчы ашасыннар һәм затлы киемнәр кисеннәр өчен, Раббыга табынучылар файдасына китәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia