Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 22 - Изге Язма


Иерусалимнең Раббыны онытып күңел ачуы

1 Вәхи үзәне турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәрсә булды сиңа, нигә барлык кешеләрең өй түбәсенә менгән?

2 Әй шау-шулы, гөжләп-кайнап торган кала! Синең һәлак булган кешеләрең кылычтан да үтмәде, бәрелештә дә үлмәде;

3 синең юлбашчыларың барысы бергә качты, җәя киермичә генә әсирлеккә төште; ничек кенә ерак качмасыннар, һәммәсе бергә әсирлеккә алынды.

4 Шуңа күрә: «Калдырыгыз мине, мин әче күз яшьләре түгәм; халкымның һәлакәте өчен кайгырганда юатырга маташмагыз мине!» – дидем.

5 Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Вәхи үзәнендә ыгы-зыгы, изү-кысу, чуалыш башланачак көнне билгеләде инде. Диварны җимерәчәкләр, кычкырган тавышлар тауга кадәр барып җитәчәк.

6 Арбаларга утырган, атларга атланган, садаклар аскан эламлылар килә, кыйрлылар инде калканнарын күтәргән!

7 Менә, синең гүзәл үзәннәрең арбалар белән тулды, җайдаклар шәһәр капкалары каршына килеп басты.

8 Яһүдә яклаучысыз калды. Ул көнне сез «Ливан урманы йорты»нда сакланган коралларны барладыгыз;

9 Давыт каласы диварларында бик күп җимерек урыннар күрдегез һәм Аскы буада су җыйдыгыз;

10 Иерусалимдәге йортларны тикшереп карап чыктыгыз, диварны ныгытыр өчен, кайбер йортларны җимердегез;

11 Иске буадан алган суны саклар өчен, ике дивар арасында чокыр казыдыгыз. Ләкин һәммә нәрсәне алдан ниятләгән Аллаһыга йөзегез белән борылмадыгыз, аларны гамәлгә ашыручы Аллаһыга карашыгызны юнәлтмәдегез.

12 Ул көнне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, сезне еларга, кайгырырга, чәчләрегезне кырып, тупас тукымаларга төренергә чакырды.

13 Ләкин сез күңел ача бирдегез, кәеф-сафа кордыгыз, үгез суйдыгыз, сарык чалдыгыз, ит ашадыгыз, шәраб эчтегез: «Ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!» – дидегез.

14 Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан миңа әйтелде: «Сезнең бу гөнаһыгыз үлгәнче кичерелмәячәк!» Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.


Шебна һәм Эльякыйм

15 Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Сарай башлыгы мөдир Шебна янына бар да әйт аңарга:

16 „Ни эшең бар синең биредә? Ни хакың бар монда үзеңә кабер чокырга? Туганнарың күмелгәнме әллә биредә?! – диген. – Син әнә биек урында үзеңә кабер чокыдың, кыяда үзеңә торыр урын әзерләдең.

17 Раббы сине моннан чыгарып ыргытачак, әй кеше! Ул сине, ныгытып эләктереп алып,

18 төенчек кебек төреп, зур-киң бер илгә ыргытып бәрәчәк; син – хуҗаң йортына хурлык китерүче бәндә – шунда җан бирәчәксең, һәм шәп арбаларың да синең шунда калачак!“

19 Сине Мин дәрәҗәле урыныңнан төшерәчәкмен: сине куып чыгарачаклар!

20 Ул көнне Мин колым Хилкыйя углы Эльякыймны чакырып алачакмын.

21 Аңа синең киемеңне кидереп, биленә синең билбавыңны буып, синең хакимиятне аның кулына тапшырачакмын; һәм ул Иерусалимдә яшәүчеләр вә Яһүдә халкы өчен ата булачак.

22 Давыт йортының ачкычын аның иңенә салачакмын: ул ачса, беркем бикли, ә бикләсә, беркем ача алмаячак.

23 Аны нык урынга чөй итеп кагачакмын, һәм аның тәхете атасы йортына дан китерәчәк.

24 Аның нәселенең бөтен дан-шөһрәте, ягъни барлык балалары һәм варислары, касәдән алып чүлмәкләргә кадәр барлык кечкенә савытлары, аңарда чөйдәге сыман эленеп торачак».

25 – Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – нык урынга кагылган чөй сынып төшәчәк, һәм ул тотып торган йөк харап булачак. Бу – Раббы сүзе.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan