Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 21 - Изге Язма


Бабилнең җиңелүе турында пәйгамбәрлек сүзе

1 Диңгез буендагы чүл турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәгебтә дулаган өермә сыман, чүлдән, куркыныч илдән килә ул.

2 Миңа куркыныч бер вәхи килеп иреште: «Хыянәтче сата, талаучы талый. Элам, һөҗүмгә бар! Мадай, камап ал! Бабил китергән барлык аһ-зарга Мин чик куячакмын!»

3 Боларны күреп, тәнемне авырту биләп алды, бала табучы хатындай газап кичердем. Ишеткән бар нәрсәм мине куркуга салды, күргән бар нәрсәм котымны алды.

4 Йөрәгем калтырады, бөтен тәнем дер-дер килде; элек мин көтеп алган эңгер-меңгер вакыт минем өчен коточкыч бер нәрсәгә әйләнде.

5 Табыннар корылган, келәмнәр җәелгән: аш мәҗлесе бара… Торыгыз, гаскәрбашлары, калканнарыгызны майлагыз!

6 Чөнки Хуҗа-Хаким миңа болай диде: «Бар, күзәтче куй, күргәннәрен әйтә барсын.

7 Пар ат җигелгән арбаларны, ишәкләргә һәм дөяләргә атланган җайдакларны күргәч, игътибарлы булсын ул, тырышып күзәтсен!»

8 Шунда күзәтче кычкырды: «Хакимем, күзәтү манарасында мин көнозын торам, төннәрен дә урынымнан китмим.

9 Менә күрәмен: пар ат җигелгән арбаларда ирләр килә!» Шуннан соң күзәтче: «Төшерелде, бәреп төшерелде Бабил! Илаһларының барлык сыннары җимерелде, алар җирдә аунап ята!» – диде.

10 Әй ындырда суктырылган халкым минем! Күкләр Хуҗасы Раббыдан, Исраил Алласыннан нәрсә ишетсәм, сезгә шуны җиткердем.


Эдом турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе

11 Думаһ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Миңа Сәгыйрьдән: «Әй сакчы, төн әле күпмегәчә сузылачак? Күпмегә сузылачак ул, әй сакчы?» – дип кычкыралар.

12 Сакчының җавабы шундыйдыр: «Таң атып килә, ләкин әле төн дәвам итә. Әгәр инде күбрәк беләсегез килсә, кабат килеп сорагыз».


Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе

13 Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Әй деданиләр кәрваны, гарәпләр җирендәге әрәмәләрдә төн кунарсың!

14 Тейма җирендә яшәүчеләр, шул сусаганнарга су алып килегез, шул качакларга икмәк китерегез!

15 Чөнки алар кылычтан качалар, кынысыннан чыккан кылычтан, киерелгән җәядән, дәһшәтле сугыштан кача алар.

16 Хуҗа-Хаким миңа болай диде: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә, Кыдарның барлык шөһрәте юкка чыгачак.

17 Укчылардан, Кыдар сугышчыларыннан, бик азы гына исән калачак. Исраилнең Раббы Алласы әнә шулай дип әйтте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan