Ишагыйя 2 - Изге ЯзмаСоңгы көннәрдә Раббы тавының барлык таулардан биегрәк булуы 1 Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында ирешкән вәхи. 2 Шундый көннәр килер, Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр. 3 Байтак халыклар, килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник, – дип әйтер. Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, – һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак. 4 Кавемнәр арасында Ул хөкем оештырачак, күп халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк. 5 И Ягъкуб халкы! Әйдәгез, Раббы чәчкән яктылык нурында йөрик! Раббы көне 6 Син Үзеңнең халкыңны – Ягъкуб нәселен ташладың, чөнки алар Шәрык халыкларының гореф-гадәтләренә ияреп киттеләр, пелештиләргә охшап сихерчелек кылырга өйрәнделәр, чит-ятлар белән аралаша башладылар. 7 Аларның җире көмеш вә алтынга тулган, хәзинәләрендәге байлыкның исәбе-хисабы юк, илләрендәге атлар бихисап күп, сугыш арбалары санап бетергесез. 8 Аларның җире потлар белән тулган, алар үз куллары белән эшләгән әйберләргә, бармаклары ясаган нәрсәләргә табыналар. 9 Шулай, адәм баласы түбән тәгәрәде, һәрберсе хурлыкка калды, – кичермә Син аларны, Раббы! 10 Раббының дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, тау кыясы эченә кер, җир тузанына күмел! 11 Тәкәббер бәндәнең башы түбән иеләчәк, горурлыгы тыелачак; ул көнне бер Раббы гына югары күтәреләчәк. 12 Чөнки һәр тәкәббер вә горур, югары күтәрелгән бәндәгә Күкләр Хуҗасы Раббының көне киләчәк, һәм шулчак алар түбәнсетеләчәк! 13 Биек вә мәгърур Ливан эрбетләренә, Башан имәннәренә, 14 барлык биек тауларга, текә калкулыкларга, 15 һәр биек манарага, һәр ныгытылган диварга, 16 Таршиш корабларына, барча матур көймәләргә дә киләчәк ул көн! 17 Адәм баласының тәкәбберлеге юкка чыгачак, кешенең горурлыгы түбәнсетеләчәк, бары тик бер Раббы гына ул көнне югары күтәреләчәк, 18 пот-сыннар бөтенләйгә гаип булачак. 19 Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга, җирдәге чокырларга кереп посачак. 20-21 Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр үзләре табынган көмеш вә алтын потларын сукыр тычканнарга вә ярканатларга ыргытачак; Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга вә тау-таш арасындагы тарлавыкларга кереп посачак. 22 Адәм баласына өмет баглаудан туктагыз: аның гомере, сулышы кебек үк, өзелергә генә тора; нәрсә эшли ала соң ул?! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia