Ишагыйя 18 - Изге ЯзмаРаббының Хәбәшстан илчеләренә җавабы 1 Хәбәшстан елгалары аръягына, канат шавы ишетелгән илгә – кайгы! 2 Бу ил, камыш көймәләргә утыртып, су буйлап үзенең илчеләрен җибәрә. Әй җитез илчеләр! Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем янына барыгыз! 3 Әй әһле җиһан! Әй җир йөзендә яшәүчеләр! Тауларда байрак күтәрелгәч – күрерсез, быргы кычкырткач – ишетерсез! 4 Чөнки Раббы миңа болай диде: «Эссе көндә һавада эленеп торган рәшә кебек, урак өсте челләсендә хәрәкәтсез торган чык болыты кебек, Мин дә Үз торагымнан тыныч кына күзәтеп торырмын». 5 Йөзем куаклары инде чәчәк коеп, тәлгәшләре тула башлагач, уңыш өлгергәнне көтмичә, бакчачы пычагы белән Раббы үсентеләрне кисеп алачак, ботакларны өзеп ташлаячак. 6 Аларны таулардагы ерткыч кошларга, кыргый җәнлекләргә калдырачак; җәен алар белән – кошлар, ә кышын кыргый җәнлекләр тукланачак. 7 Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем шул чакта Күкләр Хуҗасы Раббыга, Аның исемен йөрткән урынга – Сион тавына бүләкләр китерәчәк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia