Ишагыйя 16 - Изге Язма1 Селадан чүл аша Сион тавына, илнең идарәчесенә бүләккә бәрәннәр җибәрегез! 2 Арнон елгасындагы кичүләр янында мәабиләрнең кызлары кая барып бәрелергә белмәгән кошлар, оясыннан чыгарып ташланган кош балалары хәлендә. 3 «Киңәш бир безгә, карар кыл: көн үзәгендә безне төн сыман күләгәң белән капла, сөрелгән халыкны яшер, качакларны сатма. 4 Илләреннән сөрелгән Мәаб халкы синдә яшәп торсын, җимерүче-талаучыдан сакла аларны!» Изүче юк ителгәч, җимерү-талау туктагач, бу җирне таптаучы юк булгач, 5 Давыт чатырында мәрхәмәткә нигезләнгән тәхет урнашачак, анда гаделлек эзләүче һәм дөреслеккә омтылучы, ышанычлы хаким утырачак. 6 Мәабның горурлыгы, аның чамасыз горурлыгы, мин-минлеге вә тәкәбберлеге хакында ишеткән идек без, әмма бу – шапырыну гына. 7 Инде Мәаб, үзен кызганып, үкереп-үкереп елый, һәммәсе күз яше коя, Кыйр-Харесетның татлы йөзем көлчәләрен сагынып ыңгыраша. 8 Хишбун кырлары да, Сибманың йөзем куаклары да корыган, ә элек халыкларның җитәкчеләре аларның иң шәп жимешләреннән кәефләнә иде; ул йөзем ботаклары бит Ягызерга кадәр барып җитә, чүл буйлап сузыла иде, аның үсентеләре, тармакланып, диңгез аръягына хәтле чыга иде. 9 Менә, Сибманың йөзем куакларын кызганып, мин Ягызер белән бергә елыйм; сезне, и Хишбун, и Элгале, күз яшьләрем белән чылатам, чөнки сезнең йөзем җыйгандагы һәм иген ургандагы шатлыклы авазларыгыз инде ишетелми; 10 мул уңышлы бакчалардан шатлык-куанычлар юкка чыкты, йөзем бакчаларында инде беркем җырламый – сөенечле авазлар яңгырамый, беркем йөзем изгечләрдә җимеш изми-таптамый; күңелле авазлар тынды. 11 Шуңа күрә йөрәгем, Мәабны кызганып, гөслә кебек ыңгыраша, җаным Кыйр-Хересны кайгыртып кыйнала. 12 Мәаб кешеләре, калку җиргә килеп, арыганчы ялынса-ялварса да, изге урынга килеп, күпме генә дога кылса да, һәммәсе файдасызга. 13 Мәаб хакында Раббы күптәннән әйткән сүз әнә шундый иде. 14 Ә хәзер Раббы болай ди: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә Мәабның мәһабәтлелеге күп санлы халкы белән бергә түбәнсетеләчәк. Бик аз кеше генә котылып калачак, һәм алар көчсез булачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia