Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 13 - Изге Язма


Бабилнең ахыры инде якын

1 Амотс углы Ишагыйягә ирешкән вәхи – Бабил турындагы пәйгамбәрлек сүзе.

2 Раббы әйтә: «Шәрә тау өстендә байрак күтәрегез, хакимнәр капкасыннан керсеннәр өчен, гаскәрләргә каты итеп кычкырып кул болгагыз.

3 Үзем сайлап алганнарга Мин боерык бирдем – ачуымны гамәлгә ашырсыннар өчен, мәһабәтлегемә сокланучы гаскәриләремне чакырып алдым».

4 Таулардан гавам шаулашуын хәтерләткән гөрелте ишетелә, бер урынга җыелган патшалыклар вә халыклар тавышы бу: Күкләр Хуҗасы Раббы сугыш өчен гаскәрләрен барлый.

5 Алар ерак илдән, күк читеннән үк килә: Раббы Үзенең газаплый торган коралы белән бөтен җир йөзен тар-мар итәчәк!

6 Үкереп-үкереп елагыз, чөнки Раббы көне якын! Кодрәт иясе җибәргән һәлакәт булып килә ул!

7 Шуңа күрә бар кешенең кулы салынып төшәр, һәр кешенең йөрәге куркудан туктап калыр.

8 Аларның котлары алыныр, һәрберсе авырту вә газапка дучар булыр; алар бала табучы хатын кебек изаланыр, куркышып, бер-берсенә карар, битләре уттай янып торыр.

9 Менә, Раббының рәхимсез көне якынлаша, ул көн дәһшәт һәм янып торган ярсу алып килә, җирне чүлгә әйләндерергә, гөнаһлы бәндәләрне юк итәргә килә!

10 Күктәге йолдызлардан вә йолдызлыклардан якты төшмәс, чыккан чагында, кояш сүрән булыр, ай да үз яктысын бирмәс.

11 Раббы әйтә: «Дөньяны Мин – явызлыгы өчен, яманнарны кылган җинаятьләре өчен җәзага тартырмын; тәкәбберләрнең мин-минлегенә, залимнәрнең масаюына чик куярмын.

12 Кешеләрне Мин саф алтыннан, Офир алтыныннан да сирәгрәк очрый торган итәрмен.

13 Шуның өчен күкләрне дер селкетермен, һәм, Күкләр Хуҗасы Раббының ачуы дөрләгән көнне, Аның ярсуыннан Җир үз күчәреннән чыгар!

14 Шул чагында һәркем, аучы эзәрлекләгән болан, көтүчесез калган сарык сыман, үз халкына таба йөгерер, үз җиренә качар.

15 Качып котыла алмаганына сөңге кадалыр, кулга эләккәне кылычтан һәлак булыр.

16 Сабый балаларын ташка бәреп үтерерләр, йортларын таларлар, хатыннарын мәсхәрә итәрләр.

17 Менә, бабиллеләргә каршы Мин көмеш дип исе китмәгән, алтынга хирыс булмаган мадайлыларны күтәрермен.

18 Мадайлыларның ук-җәяләре яшь егетләрне үтерер; сабыйларны алар аямас, балаларны кызганмас.

19 Барлык патшалыклар арасында иң гүзәле, килданиләрнең даны һәм горурлыгы булган Бабилне Аллаһы юк иткән Сәдүм вә Гамура язмышы көтә!

20 Инде анда беркайчан да яшәмәсләр, мәңге беркем килеп урнашмас; күчмә халыклар үз чатырларын анда кормас, көтүче дә сарыкларын ял итәргә тупламас.

21 Анда чүл җанварлары гына хәл җыяр, йортларга ябалаклар кереп тулыр, анда тәвә кошлары яшәр, кәҗә тәкәләре уйнаклап йөрер.

22 Андагы ныгытмаларда – сыртланнар, гүзәл сарайларда чүл бүреләре улар. …Бабилнең ахыры инде якын, аның көннәре аз калды».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan