Ишагыйя 12 - Изге ЯзмаКотылганнарның рәхмәт җыры 1 Шул көнне син, Исраил халкы: «Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и Раббы! – Синең ачуың чыккан иде миңа, инде ул басылды, һәм Син миңа юаныч бирдең, – дип әйтәчәксең. – 2 Аллаһы – Коткаручым минем; өметемне Аңа баглыйм һәм курыкмыйм, чөнки Раббы – минем көч-кодрәтемдер, мине Ул коткара!» 3 Котылу чишмәләреннән сез сөенә-сөенә су алырсыз. 4 Шул көнне: «Раббыга рәхмәтләрегезне белдерегез, Аның исемен телгә алыгыз, халыкларга Аның гамәлләрен сөйләгез, исеменең бөеклеген яд итегез! – диярсез. – 5 Раббыга мәдхияләр җырлагыз, чөнки Аның эшләре гаҗәептер, моны бөтен җир йөзендә белеп торсыннар! 6 Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез, шатлык авазлары яңгырап торсын: Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia