Ишагыйя 11 - Изге ЯзмаИшай тамырыннан чыккан үсентенең дөреслек вә иминлек китерүе 1 Ишай тамырыннан бер үсенте калкып чыгачак, бер сабак үсәчәк. 2 Аңарда Раббы Рухы – зирәклек вә зиһен, киңәш вә кодрәт, белем вә Раббыдан курку рухы булачак. 3 Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдә ул шатлык табачак, кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәячәк, имеш-мимешләргә таянып хәл кылмаячак. 4 Юксыл-мескеннәргә ул дөреслек белән хөкем чыгарачак, илдәге мазлумнарның эшләрен гаделлек белән хәл итәчәк; үзенең сүзе-таягы белән җирне кыйнаячак, иреннәренең сулышы белән явызны үтерәчәк. 5 Билендә аның дөреслек вә тугрылык билбавы булачак. 6 Шулай, бүре белән сарык бәрәне бергә яшәячәк, юлбарыс белән кәҗә бәтие рәттән ятачак, бозау, яшь арыслан һәм симез терлек көтүен кечкенә бала көтәчәк. 7 Сыер белән ана аю бергә утлап йөриячәк, аларның балалары янәшә ятачак, арыслан да, үгез сыман, салам ашаячак. 8 Имчәк бала зәһәр елан өне янында уйнап йөриячәк, һәм күкрәктән аерылган сабый үзенең кулын елан оясына сузачак. 9 Минем изге тавымда инде явызлыкка вә зыян-зарарга урын калмаячак, чөнки, диңгез су белән тулган кебек, бөтен җир Раббыны танып белү белән тулачак. 10 Ишай тамырыннан үсеп чыккан сабак ул көнне халыклар өчен байрак булачак – кавемнәр аны эзләп киләчәк, һәм аның торагы данлы булачак. 11 Ул көнне Хуҗа-Хаким кабат Үзенең кулын сузачак һәм Үз халкыннан исән калганнарны Ашшурдан, Мисырдан, Патростан, Хәбәшстаннан, Эламнан, Шинардан, Хаматтан, диңгез ярларындагы төбәкләреннән кире кайтарачак. 12 Халыкларга байрак күтәрер Ул, Исраилдән сөрелгәннәрне бергә туплар, куып таратылган Яһүдә кешеләрен дөньяның дүрт тарафыннан җыеп алыр. 13 Эфраимнең көнчелеге сүнәр, Яһүдәнең дошманлыгы юкка чыгар, Эфраим Яһүдәгә көнләшеп карамас, Яһүдә дә Эфраимгә дошман булмас. 14 Алар көнбатышта пелештиләр җилкәсенә менеп атланыр, бергәләшеп көнчыгыш кабиләләрен талар, Эдом белән Мәабка кул сузар, аммониләрне буйсындырыр. 15 Раббы Мисыр диңгезенең култыгын киптерер, Үзенең яндыргыч җилен җибәреп, Фырат елгасы өстендә кулын болгар да аны аяк киемен салмыйча кичә торган җиде инешкә бүләр. 16 Шул чагында Аның Ашшурда калган халкы өчен, Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан вакыттагы сыман, олы юл ачылыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia