Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 10 - Изге Язма

1-2 Юксыл-мескенне гадел хөкемнән мәхрүм итү өчен, халкымның бичара мазлумнарын хокукларыннан яздыру өчен, тол хатыннарның мөлкәтенә кул сузар, ятимнәрне талар өчен гадел булмаган кануннар чыгарган, рәхимсез кагыйдәләр язган кешеләргә – кайгы!

3 Җәза көнендә ерактан өстегезгә бәла килгәндә ни кылырсыз икән?! Ярдәм эзләп, кая качарсыз икән?! Байлыгыгызны кая яшерерсез икән?!

4 Әсирләр арасында бөрешеп калырсыз яисә, үлеп, җиргә аварсыз сез! Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.


Ашшурның тәкәбберлеге һәм аның һәлак булуы

5 Раббы болай дип әйтә: «Ашшур – Минем ачуымның таягыдыр! Ярсуымның күсәге аның кулында!

6 Мин Ашшурны денсез халыкка, ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм: таласын ул аны, байлыгын тартып алсын, үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.

7 Ашшурның уенда бары тик җимерү, күпләгән халыкларны юк итү генә. Әмма бу фикер аның үзеннән түгел, моны ул үзе уйлап чыгармаган.

8 Ул: „Барлык түрәләрем дә патшалар түгелмени?!

9 Кәлне каласы – Кәркәмеш кебек, Хамат – Арпад кебек, Самарея Дәмәшкъ кебек җиңелмәдеме?!

10 Потлары Иерусалим вә Самареядәгедән күбрәк булган патшалыкларны мин үз кулыма эләктердем.

11 Иерусалим вә аның потлары белән мин Самарея вә аның сыннары белән эшләгәнне эшләрмен!“ – ди».

12 Сион тавында вә Иерусалимдә Үз эшен тәмамлагач, Хуҗа-Хаким болай диячәк: – Тәкәббер йөрәге вә һавалы карашы өчен Ашшур патшасын Мин җәзага тартырмын.

13 Чөнки ул болай дип әйтә: «Үземнең көчле кулларым вә зирәк акылым белән эшләдем моны. Мин халыклар арасындагы чикләрне үзгәрттем, хәзинәләрен талап алдым, патшаларын тәхеттән үгез кебек сөзеп төшердем.

14 Халыкларның байлыгын мин кош оясын туздырган кебек туздырдым; ояда ташлап калдырылган йомыркаларны җыйган кебек, бөтен җирләрне җыеп алдым; беркем канат очын да селкетмәде, томшыгын ачып чыркылдамады да».

15 Балтачы алдында балта үзен өстен куярмы?! Пычкычы алдында пычкы мактанып торырмы?! Кеше кулындагы таяк кешенең үзен күтәреп болгармы?! Күсәк үзен күтәргән кешене күтәрерме?!

16 Шулай итеп, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Ашшурның таза-нык кешеләренә интектергеч авыру җибәрәчәк, аның шөһрәтен учакта яндыргандай яндырачак.

17 Исраилнең Нуры – ут, Исраилнең изге Алласы ялкын булачак. Бу ут-ялкын бер көн эчендә Ашшурның күгән куакларын вә чәнечкеле билчәннәрен яндырып-ашап бетерәчәк:

18 данлыклы урманнарын вә уңдырышлы кырларын тулысынча юк итәчәк; һәм Ашшур тәмам зәгыйфьләнгән сырхау хәленә төшәчәк;

19 урманнарында калган агачларны хәтта бала-чага да исәпли алачак.


Исән калган Исраил халкының котылуы

20 Ул көнне шулай булачак: Исраилнең – Ягъкуб токымының котылып калган кешеләре үзләрен тар-мар иткән халыкка түгел, бәлки чын күңелдән Раббыга, Исраилнең изге Алласына таяначаклар.

21 Ягъкуб токымыннан исән калганнар кодрәтле Аллаһыга кире кайтачак.

22 Әй Исраил, халкың диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да, аның бик аз өлеше генә кире кайтачак. Һәлакәтең инде алдан билгеләп куелган, һәм бу гадел хөкем ташкын булып килә.

23 Шулай, алдан билгеләнгән һәлакәтне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, бөтен җир йөзендә тормышка ашырачак.

24 Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, болай ди: – Сион тавында яшәүче халкым Минем, Ашшурдан курыкма! Ул сине таяк белән кыйнаса да, электә сиңа каршы күсәк күтәргән Мисыр сыман булса да, курыкма аңардан!

25 Тиздән, бик тиздән Минем сиңа булган ачуым басылыр, ярсуым исә Ашшурны юк итүгә юнәлер.

26 Шул чагында Күкләр Хуҗасы Раббы, Ореб кыясы янында мидьяниләрне җиңгәндәге сыман, Ашшурга каршы камчысын күтәрер; Мисырдагы сыман, сулар өстенә таягын сузар.

27 Ул көнне шулай булачак: Ашшурның йөге – синең җилкәдән, аның камыты муеныңнан алыначак; син ныгып киткәнгә күрә, ул камыт сыначак.


Дошманнарның Иерусалимгә янавы

28 Ашшур гаскәрләре Әйят каласына җитте, Мигронны үтте, Микмәстә үзенең олауларын туплады;

29 шуннан тау үткелен узды, Гебада төн кунды. Рамаһ халкы дер калтырый, Шаул Гибгасында яшәүчеләр качып китте.

30 Әй Гәллим, үкереп-үкереп ела! Ләйшә, тыңла моны! Син дә кушылып ела, Анатот!

31 Мадмена халкы качып китте, Гебимдәгеләр яшеренер урын эзли.

32 Дошман бүген үк Нобта торачак, йодрыгы белән Сион тавына, Иерусалим калкулыгына янаячак.

33 Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, коточкыч бер көч белән агач ботакларын сындырачак; озын-озын агачлар киселәчәк, биек-биекләре җиргә авачак.

34 Урман ешлыклары балта белән чабып аударылачак, Ливан Кодрәт Иясе кулыннан җиргә егып салыначак.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan