Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Иремия 7 - Изге Язма


Аллаһы йорты – юлбасарлар өне

1 Иремиягә Раббыдан сүз килеп иреште:

2 – Раббы йортының капкасы янына бас та кешеләргә менә бу сүзләрне җиткер: «Раббыга табыныр өчен, шушы капкадан керүче барлык Яһүдә кешеләре, Раббы сүзен тыңлагыз!

3 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: „Яшәү рәвешегезне дөресләгез, гамәлләрегезне төзәтегез, шул чагында Мин сезне бу урында яшәргә калдырырмын.

4 ‘Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында!’ дигән ялган сүзгә ышанмагыз!

5 Яшәү рәвешегезне дөресләгез, эш-гамәлләрегезне төзәтегез, бер-берегезгә карата гадел эш итегез,

6 читтән килгәннәрне, ятимнәрне вә толларны кысмагыз, бу җирдә гаепсез кешеләрнең канын түкмәгез, үзегезгә зыян китереп, бүтән илаһларга иярмәгез,

7 шул чагында Мин сезне шушы урында – сезнең ата-бабаларыгызга мәңгегә биргән җирдә яшәргә калдырырмын.

8 Сез ялган сүзләргә ышанасыз, әмма алардан сезгә файда булмас.

9 Сез урлашасыз, үтерәсез, уйнашлык кыласыз һәм ялган антлар итәсез, Багалга багышлап, корбаннар яндырасыз, үзегез белми торган илаһлар артыннан барасыз.

10 Шулай икән, ни өчен сез Минем исемгә багышланган йортка аяк басасыз, Минем алдыма килеп: ‘Без котылдык!’ – дип әйтәсез? Аннары шул ук җирәнгеч эшләрне дәвам итәр өченме?!

11 Минем исемем белән аталган йортны сез юлбасарлар оясы дип саныйсызмы? Мин барын да күреп торам! – дип белдерә Раббы. –

12 Минем исемем шушында яшәргә тиеш, дип Шилоһ шәһәрендә Үзем билгеләгән урынга барыгыз да халкым Исраилнең явызлыгы өчен ул урынга ниләр эшләгәнемне күрегез!

13 Сез аларның явыз эшләрен кабатлаган чакта, – дип белдерә Раббы, – Мин сезгә кат-кат дәштем, ә сез тыңламадыгыз, чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез.

14 Шулай икән, Үз исемем белән аталган, сез ышаныч баглаган бу йортка – Мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урынга – Шилоһ шәһәренә кылганны кылачакмын!

15 Кардәшләрегез Эфраим токымын куган кебек, Мин сезне күз алдымнан куып җибәрәчәкмен!“»


Халыкның Раббы сүзенә колак салмавы

16 Ә син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен ялварып сорама, Минем алда алар өчен үтенмә – Мин сине тыңламаячакмын!

17 Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында алар ниләр кылганны күрмисеңме син?!

18 Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар.

19 Шушы кыланмышлары белән алар үзләрен рәнҗетә, үзләре оятка кала, – дип белдерә Раббы.

20 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай ди: – Менә, Минем ачу-ярсуым бу җиргә, кешеләргә вә хайваннарга, кырда үскән агачларга вә җир биргән җимешләргә түгелә, һәм ул мәңге сүнмәс ялкын булып дөрләр.

21 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Корбан малының итен ашаган кебек, тулаем яндыру корбаннарының да итен ашагыз!

22 Ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан вакытта, Мин тулаем яндыру корбаннары, бүтән корбаннар турында һични әйтмәдем, күрсәтмәләр бирмәдем;

23 Мин аларга менә нәрсә кушкан идем: «Сүзләремә колак салыгыз, шул чагында Мин – сезнең Аллагыз, ә сез Минем халкым булырсыз. Үзегезгә яхшы булсын өчен, Мин кушкан юлдан гына йөрегез!»

24 Ләкин алар Мине тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар, үзләренең үҗәт, явыз йөрәкләре кушканча яшәделәр, Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар.

25 Ата-бабаларыгыз Мисыр җиреннән чыккан көннән алып бүгенгәчә Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне юллый тордым.

26 Ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, киреләнеп, аталарыгыздан да яманрак кыландыгыз.

27 Аннары Раббы әйтте: – Син, Иремия, боларның һәммәсен аларга әйтерсең, ләкин алар сине тыңламас; син аларны чакырырсың, ләкин алар җавап бирмәс.

28 Шуның өчен син аларга болай дип әйт: «Раббының – үз Алласының сүзен тыңламаган, Аның үгет-нәсыйхәтләрен кабул итмәгән халык – сез ул! Хакыйкать калмады, авызларыннан хак сүз чыкмас булды.

29 Чәчләреңне кисеп ташла, Иерусалим, шәрә калкулыкларда ела, чөнки Раббының ачуын чыгарган буыннан Раббы ваз кичте һәм аны ташлады».

30 Яһүдә халкы Минем күз алдымда явызлык кылды, – дип белдерә Раббы. – Минем исемгә багышланган йортка алар үзләренең җирәнгеч потларын куйдылар, шуның белән аны нәҗесләделәр.

31 Бен-Һинном үзәнендәге Тофет калкулыгында корбан китерү урыннары ясадылар, шунда угыл вә кызларын утта яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә акылыма да килмәгән иде!

32 Шундый көннәр җитәр: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – Ул урында мәетләр күплегеннән каберләргә хәтта урын җитмәс.

33 Үле гәүдәләр күк кошларына вә җир җанварларына азык булыр, һәм аларны куып җибәрердәй кеше калмас.

34 Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында сөенечле авазларны вә күңел ачуларны, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, чөнки бу ил бушап калыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan