Иремия 6 - Изге ЯзмаИерусалимнең камалышта калуы 1 Әй Беньямин кешеләре, Иерусалимнән качыгыз! Тыкуа шәһәрендә быргы кычкыртыгыз! Бәйт-Һаккеремда учак ягып кисәтегез! – Төньяктан әнә афәт вә зур һәлакәт яный! 2 Нәфис, гүзәл Сион-кызны Мин бөлгенлеккә төшерәм! 3 Дошман көтүчеләре, үзләренең көтүләре белән аның янына килеп, әйләнә-тирәсендә чатырларын корыр, һәркем үз өлешенә тигән җирдә көтү көтәр. 4 „Сионга каршы сугышка әзерләнегез; торыгыз, көн уртасында һөҗүм итәбез!“ – „Юк шул, көн инде кичкә авышып бара, кичке күләгәләр төшә башлады“. – 5 „Әйдәгез, торыгыз, төнлә һөҗүм итик, шәһәрдәге ныгытмаларны җимерик!“ – ди алар бер-берсенә». 6 Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Иерусалимгә һөҗүм итәр өчен, агач кисегез, шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрегез! Бу шәһәрне җәза көтә, чөнки ул җәбер-золым белән тулган. 7 Чишмәдән су бәреп чыккан кебек, аңардан явызлык бөркелә – анда көчләү вә талау хөкем сөрә; Минем күз алдымда бары тик авыру-газаплар вә җәрәхәтләр генә. 8 Акылыңа кил, Иерусалим! Юкса Мин синнән йөз чөерермен, сине чүлгә әйләндерермен, кеше яшәми торган җир итәрмен». 9 Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Исраилнең исән калган кешеләре ботаклардагы соңгы йөзем җимеше кебек җыеп алыныр: син, Иремия, йөзем җыючы кабат тикшергән кебек, кулың белән ботакларны тикшереп чык!» 10 «Кемгә сөйлим?! Кемне кисәтим?! Сүзләремә кем колак салыр?! – Аларның колаклары томаланган, ишетмиләр; Раббы сүзен алар мәсхәрә дип кабул итә, хуш күрми. 11 Шуңа күрә эчемдә Раббыныкына тиң ярсу кайный, аны башкача тыеп тора алмыйм». Раббы болай ди: «Шул ачу-ярсуымны урамдагы балалар, җыелып торган яшь егетләр өстенә түк! Ир белән хатын да, соңгы көннәрен яшәүче карт та аңардан качып котылмас. 12 Аларның йортлары, шулай ук басу-кырлары вә хатыннары бүтәннәргә күчәчәк, чөнки Мин Үземнең кулымны бу илдә яшәүче кешеләргә каршы күтәрәм, – дип белдерә Раббы. – 13 Аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла. 14 Халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк. 15 Кабахәтлек эшләгәч, ояламы соң алар?! – Юк, оялмый да, кызармый да! Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак, Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы. 16 Раббы болай ди: «Мин: „Юллар кисешкән урында туктап, тирә-якка күз салыгыз, борынгы юл турында сорагыз, дөрес юлның кайда икәнен белегез дә шуның буйлап барыгыз – һәм җаныгызга тынычлык табарсыз!“ – дидем. Ләкин сез: „Бармыйбыз!“ – дидегез. 17 Мин: „Быргы тавышына колак салыгыз!“ – дип, сезгә сакчылар куйдым, ләкин сез: „Колак салмыйбыз!“ – дидегез. 18 Шулай булгач, әй кавемнәр, тыңлагыз, халкым ни хәлгә төшәсен белеп торыгыз! 19 Әй җир, тыңла! Бу халык өстенә Мин һәлакәт җибәрәм! – Яман ниятләренең җимеше бу. Алар әйткәннәремне тыңламады һәм Канунымнан баш тартты. 20 Шеба җиреннән килгән хуш исле сумала-майлар вә ерак илдән кайтарткан хуш исле камыш нәрсәгә Миңа?! Сезнең тулаем яндыру корбаннарыгыз кирәкми – сез китергән корбаннар күңелемә ятмый Минем». 21 Шулай итеп, Раббы болай ди: «Бу халык алдында Мин зур каршылыклар корам, аталар – балалары белән, күрше – дусты белән шул каршылыкларга абынып егылачак һәм һәлак булачак!» 22 Раббы болай ди: «Менә, төньяк иленнән бер халык килә, җир читеннән бөек кавем күтәрелеп чыга. 23 Кулларында – җәя белән сөңге; алар рәхимсез вә миһербансыз, диңгез кебек шаулашалар, атларга атланып чабалар; сиңа һөҗүм итәр өчен, Сион-кыз, гаскәриләр сафларга тезелеп бастылар». 24 Иерусалим халкы: «Алар турындагы бу хәбәрне ишетеп, кулларыбыз хәлсезләнеп асылынып төште; без сызланабыз – бала тудыручы хатын кебек газапланабыз. 25 Кырга чыкмагыз, юлларда йөрмәгез, чөнки һәр тарафтан дошман кылычы һәм дәһшәт яный!» – дип әйтә. 26 Әй бичара халкым! Тупас тукымага төренеп, көлдә ауна, бердәнбер углың үлгәндәй кайгыр, ачыргаланып ела, чөнки җан кыючы дошман безнең өскә көтмәгәндә килер! 27 «Мин сине, Иремия, – тимер эретүче, ә халкымны мәгъдән иттем: син аны сынарга, тоткан юлын бәяләргә тиешсең. 28 Алар бөтенесе киребеткән вә тыңлаусызлар, ялган-гайбәт таратучылар; бәгырьләре бакыр йә тимердәй каты аларның, һәм барысы да азгындыр. 29 Тимерче күреге әнә һава өрдерә, учак ялкынында кургаш инде эреп бетте, әмма юшкын аерылып чыкмады – эретүче юкка гына тырышты. 30 Аларны „читкә тибәрелгән көмеш“ дип йөртерләр, чөнки Раббы алардан баш тартты». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia