Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Иремия 44 - Изге Язма


Потларга табынуны хөкем итү

1 Мисырдагы Мигдол, Тахпанхес, Мемфис һәм Патрос шәһәрләрендә көн күрүче яһүдиләр турында Иремиягә Раббы сүзе булды.

2 – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Иерусалимгә вә барлык Яһүдә шәһәрләренә Мин җибәргән афәтләрнең һәммәсен сез күрдегез; менә, ул калалар хәзер хәрабә булып ята, һәм анда яшәүче юк бүтән.

3 Яһүдиләр кылган явызлыклар өчен булды бу. Алар, корбаннар яндырып, чит илаһларга хезмәт итеп йөрүләре белән Минем ачуымны чыгардылар. Ул илаһлар аларга да, сезгә дә, ата-бабаларыгызга да чит-ят иде.

4 „Мине нәфрәтләндерә торган бу әшәке эшләрегезне эшләмәгез!“ – дип әйтер өчен, Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне – бер-бер артлы җибәрдем,

5 ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, явыз гамәлләрегездән баш тартмадыгыз, чит илаһларга корбаннар яндырудан туктамадыгыз.

6 Шуңа күрә Минем ачу-ярсуым, кабынып, Яһүдә шәһәрләренә вә Иерусалим урамнарына ябырылды; хәзер алар, бүген күренгәнчә, хәрабәләр өеменә әверелгән, бушап калган».

7 Инде Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Нигә сез үз башыгызга зур бәла аласыз, Яһүдә иленнән килгән ирләрне, хатыннарны, балаларны вә яңа туган сабыйларны харап итәсез – берегез дә исән калмый бит!

8 Нигә сез үз кулларыгыз ясаган потлар белән Минем ачуымны чыгарасыз, үзегез килеп урнашкан Мисыр җирендә чит илаһларга корбаннар яндырасыз?! Сез үзегезне һәлак итәрсез, җирдәге барлык халыкларның каргышына вә мәсхәрәсенә дучар булырсыз!

9 Яһүдә җирендә вә Иерусалим урамнарында ата-бабаларыгыз, Яһүдә патшалары һәм аларның хатыннары кылган явызлыкны, үзегезнең һәм хатыннарыгызның явызлыгын оныттыгызмыни?!

10 Сез әле дә буйсынмыйсыз, Миннән курыкмыйсыз, сезгә һәм ата-бабаларыгызга Мин биргән Канун һәм кагыйдәләрем буенча гамәл кылмыйсыз».

11 Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Менә, Мин сезгә афәт җибәрергә, бөтен Яһүдә халкын юк итәргә булдым.

12 Исән калган һәм Мисырга китеп урнашырга карар кылган яһүдиләрне Мин юк итәрмен – алар Мисырда һәлак булыр! Кылычтан яки ачлыктан үләр алар, олысы-кечесе кылычтан яки ачлыктан кырылыр. Шом сала торган каһәр иясенә әйләнер алар, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калыр.

13 Иерусалимне җәзалаган кебек, Мисыр җирендә яшәүче яһүдиләрне кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән җәзалармын.

14 Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән яһүдиләрнең берсе дә котылып калмас. Алар бөтен җаннары-тәннәре белән Яһүдәгә кайтырга ашкыныр, ләкин качкыннарның бик азы гына әйләнеп кайтыр».

15 Хатыннары чит илаһларга корбаннар яндырганны белгән барлык ир-атлар һәм анда җыелып торган күпләгән хатын-кыз – Мисыр җирендә, Патрос өлкәсендә яшәгән бар халык – Иремиягә болай дип җавап бирде:

16 – Раббы исеменнән безгә сөйләгән сүзләреңне тыңламыйбыз!

17 Әйткән нәзеребезгә тугры калып, ата-бабаларыбыз, патшаларыбыз, түрәләребез һәм без үзебез элек Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында эшләгәнчә, Күк алиһәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтербез, корбан бүләге итеп шәраб китерербез, чөнки ул вакытларда без тук вә бәхетле, кайгы күрми яши идек.

18 Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән, бүләк итеп шәраб китерүдән туктагач, хәерчелектә яшибез, кылычтан һәм ачлыктан кырылабыз.

19 – Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүебезне, бүләккә шәраб китерүебезне һәм алиһә сурәте төшерелгән корбан икмәкләре пешерүебезне ирләребез белми идемени?! – дип өстәде хатыннар.

20 Шунда Иремия бөтен халыкка – ир-ат вә хатын-кызларга, аңа каршы сөйләүче барча кешегә – болай диде:

21 – Сез үзегез, сезнең ата-бабаларыгыз, патшаларыгыз, түрәләрегез, илнең халкы Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында корбаннар яндырганны Раббы хәтерләмидер, оныткандыр дисезме?!

22 Раббы сез кылган явызлыкларга вә әшәкелекләргә бүтәнчә түзеп тора алмады; шуңа күрә дә сезнең җирегез, үзегез күргәнчә, ташландык хәлгә төшеп, куркыныч бер урынга, каргалган, кеше яшәми торган җиргә әверелде.

23 Хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, сез Раббы алдында гөнаһ кылдыгыз, Аның әйткәннәрен тыңламадыгыз, Аның Кануны, кагыйдә вә күрсәтмәләре буенча гамәл кылмадыгыз, шуның өчен, үзегез күреп торганча, өстегезгә шушы афәт килде.

24 Иремия бөтен халыкка һәм аеруча барлык хатын-кызларга әйтте: – Мисыр җирендә яшәүче Яһүдә халкы, Раббы сүзен тыңлагыз!

25 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез вә сезнең хатын-кызларыгыз: „Әйткән нәзеребезгә тугры калып, Күк алиһәсе хөрмәтенә без корбаннар яндырырбыз, бүләк итеп шәраб китерербез“, – дидегез һәм әйткәннәрегезне гамәлгә ашырасыз. Ярый соң, әйткәннәрегезне үтәгез! Үтәгез әйдә!»

26 Ләкин Мисыр җирендә яшәүче барлык яһүдиләр, тыңлагыз: «Мин, – ди Раббы, – Үземнең бөек исемем белән ант иттем: бөтен Мисыр илендә бер яһүди дә бүтән, Минем исемемне әйтеп: „Хуҗа-Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип ант итмәс!

27 Менә, Мин иминлек түгел, ә һәлакәт китерер өчен күзәтәм сезне; Мисыр җирендәге барлык яһүдиләр соңгы кешесенә кадәр кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр!

28 Кылычтан котылган бик азлар гына Мисырдан Яһүдә җиренә әйләнеп кайтыр. Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән барлык яһүдиләр шулчак үзләренең түгел, ә Минем сүземнең рас чыгуын белер.

29 Мин сезне менә шушы җирдә җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. – Әйткән сүзләремнең гамәлгә ашасына сез ышансын өчен, Мин сезгә менә шундый билге җибәрәм:

30 Яһүдә патшасы Сәдыкыйянең җанын кыярга теләгән Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына Сәдыкыйяне ни рәвешле тапшырган булсам, Мисыр патшасын – Хофра фиргавенне дә – аңа үлем теләүче дошманнары кулына тапшырырмын!» – ди Раббы.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan