Иремия 43 - Изге ЯзмаХалыкның Мисырга китүе 1 Раббы Аллалары әйтергә кушкан барлык сүзләрне Иремия бөтен халыкка җиткергәч, 2 Һошагыйя углы Азария, Кареах углы Йоханан һәм башка тәкәббер кешеләр Иремиягә: – Ялганлыйсың син! Раббы Аллабыз сине «Мисырга китмәгез, анда яшәмәгез!» дип әйтергә җибәрмәгән, – диделәр. – 3 Безгә каршы сине Нерия углы Барух котырта; ул безне бабиллеләр кулына тапшырып кырып бетерергә яки Бабилгә сөрергә ниятләнә. 4 Шулай итеп, Кареах углы Йоханан, гаскәрбашлары һәм бар халык, Раббы ихтыярына буйсынмыйча, Яһүдә җирендә калудан баш тарттылар. 5 Төрле илләрдә сибелеп яшәгән һәм үз илләре Яһүдәдә яшәргә дип әйләнеп кайткан бар халыкны Кареах углы Йоханан һәм гаскәрбашлары үзләре белән ияртеп киттеләр. 6 Шул исәптән алар, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына җансакчылар башлыгы Нәбузарадан калдырып киткән барча ирләрне, хатыннарны, балаларны, патша кызларын, шулай ук Иремия пәйгамбәр һәм Нерия углы Барухны үзләре белән алып, 7 Раббы сүзенә буйсынмыйча, Мисыр җиренә киттеләр һәм Тахпанхес шәһәренә җиттеләр. Нәбухаднессарның Мисырга һөҗүм итәсен Иремиянең алдан әйтеп куюы 8 Тахпанхеста Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 9 – Зур-зур ташлар ал да яһүдиләр күз алдында аларны Тахпанхестагы фиргавен сараеның ишеге янына түшәлгән балчык астына күмеп, 10 яһүдиләргә әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин Үземнең колымны, Бабил патшасы Нәбухаднессарны, бирегә китерәм, аның тәхетен шушы яшерелгән ташлар өстенә куям, һәм ул үзенең мәһабәт чатырын шунда корыр. 11 Ул, килеп, Мисыр илен тар-мар китерер: үләт зәхмәтенә дучар ителгәне – авырып үләр, әсирлеккә дучар ителгәне – әсир китәр, кылычка дучар ителгәне – кылыч астына керер! 12 Бабил патшасы Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләренә ут салыр; потларның кайберләрен яндырыр, кайберләрен үзе белән алып китәр. Бетләрен чүпләп, үзенең киемен чистарткан көтүче кебек, Нәбухаднессар да Мисыр җирен чистартыр һәм шул илдән тыныч кына чыгып китәр. 13 Мисыр җирендәге Кояш йортына куелган изге баганаларны җимерер ул, Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләрен яндырып бетерер“». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia