Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Иремия 4 - Изге Язма

1 «Миңа әйләнеп кайтсаң иде, Исраил, кире кайтсаң иде, – дип белдерә Раббы. – Җирәнгеч потларыңны Минем күз алдымнан алып ташласаң, бүтән адашып йөрмәсәң,

2 ант иткәндә, дөреслек, гаделлек вә тәкъвалык белән: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсәң иде. Шул чагында халыклар Минем фатихамны алырга омтылыр һәм Минем белән мактаныр иде».

3 Яһүдә вә Иерусалим кешеләренә Раббы болай дип әйтә: «Сөрелмәгән җирне сукалагыз, чәнечкеле үлән арасына иген чәчмәгез!

4 Үзегезне Миңа – Раббыга багышлап, йөрәкләрегезне сөннәткә утыртыгыз, әй Яһүдә халкы вә Иерусалимдә яшәүчеләр! Югыйсә Минем ачуым явыз гамәлләрегез аркасында ут кебек кабыныр һәм сүнмәстәй булып дөрләп китәр».


Төньяктан килүче афәт

5 Бөтен илдә быргы кычкыртыгыз, Яһүдәдә игълан итегез, Иерусалимдә белдерегез: «Җыеныгыз, ныгытылган шәһәрләргә китик! – дип сөрән салыгыз. –

6 Сионга барып сыеныр өчен ишарә бирегез – байрак күтәрегез! Хәвефсез урынга качыгыз, туктамагыз, чөнки Мин төньяктан бәла, зур һәлакәт җибәрәм».

7 Әнә, чытырманлыктан чыккан арыслан сыман, халыкларны кыручы үз урыныннан кузгалды. Ул синең җиреңне, Яһүдә, чүлгә әйләндерергә дип килә – синең шәһәрләрең җимереләчәк, кешесез калачак.

8 Шулай булгач, тупас тукымага төренеп елагыз, үкерегез, чөнки Раббының ачу-ярсуы безне читләтеп үтмәячәк.

9 «Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – патшаның да, түрәләрнең дә йөрәкләре тетрәнер, руханиларның коты алыныр, пәйгамбәрләр гаҗәпкә калыр».

10 Мин шунда: – Йа Хуҗа-Раббы! Син бу халыкны вә Иерусалимне «Сезгә тынычлык килер!» дигән вәгъдәң белән алдадыңмыни? Бугазыбызга инде кылыч килеп терәлгән бит! – дидем.

11 Шул вакытта Иерусалим халкына Раббы болай дип әйтер: – Бичара халкыма сахрадагы шәрә калкулыклардан кайнар җил исә. Мондый җилдә ашлык җилгәрү, кибәктән аеру мөмкин түгел –

12 Минем әмерем буенча искән ул җил артык көчледер. Шулай, халыкка Үз хөкемемне игълан итәр вакыт җитте.

13 Менә, дошман болыт кебек күтәрелә, аның арбалары өермә кебек, атлары бөркетләрдән җитезрәк. Аһ, кайгы безгә! Һәлак булдык без!

14 «Котылыр өчен, йөрәгеңдәге явызлыкны юып төшер, Иерусалим! Бозык уйлар кайчанга кадәр яшәр икән синдә? – ди Раббы. –

15 Дан шәһәреннән инде тавыш ишетелә, Эфраим тауларыннан бәла турында хәбәр килә.

16 Халыкларга игълан итегез, Иерусалимгә җиткерегез: „Ерак илдән баскынчылар килә, Яһүдә шәһәрләре өстендә аларның сөрәнләве яңгырый.

17 Басу-кырларны саклаучылар сыман, алар Иерусалимне урап алдылар, чөнки әлеге шәһәр Миңа каршы күтәрелеп чыкты“. Бу – Раббы сүзе.

18 Тоткан юлың, кылган гамәлләрең шушы хәлгә төшерде сине, Яһүдә! Сиңа бирелгән ачы җәза бу – йөрәгеңә кадәр үтеп керә ул».


Җирнең вәйран булуына Иремиянең кайгыруы

19 Аһ, авыртудан сызланам мин – газапларым көчледер! Аһ, йөрәгем яна, дөп-дөп кага! Тыныч кала алмыйм мин, чөнки дошманнарның быргы тавышын, сөрәнләп кычкыруын ишетәм.

20 Бәла артыннан бәла ябырыла, бөтен җир вәйран хәлдә; күз ачып йомган арада – чатырларым, мизгел эчендә чатырларымның пәрдәләре таланды.

21 Кайчанга кадәр яу байрагы күз алдымда торыр? Кайчанга кадәр быргы авазлары колагымда яңгырар?

22 «Минем халкым аңгыра, – ди Раббы, – алар Мине белми; ахмак бала сыман алар, акыллары җитми; явызлык кылырга оста, яхшылык кылу исә кулларыннан килми».

23 Мин җиргә күз салдым – ул сурәтсез вә буп-буш, күккә күз салдым – анда яктылыкның әсәре дә юк.

24 Тауларга күз салдым – алар селкенә, барлык калкулыклар тирбәлеп тора.

25 Әйләнә-тирәдә кеше заты күренми, күк кошлары да очып-таралышып беткән,

26 уңдырышлы җирләр чүлгә әйләнгән, Раббының ачу-ярсуыннан андагы барлык шәһәрләр җимерелгән.

27 Раббы болай ди: «Бар җир бушап калачак, ләкин аны тәмам юк итмәячәкмен!

28 Җир кайгырып елар, күкләр каралыр. Моны Мин әйттем һәм сүземнән кире кайтмаячакмын, карар кылдым һәм карарымны үзгәртмәячәкмен.

29 Җайдаклар вә укчылар күтәргән шау-шудан шәһәрләрнең бар халкы качып бетәр: алар куе урманнарга китәр, тау-ташлар арасына менеп яшеренер. Барча шәһәрләр ташландык булыр – анда һичбер кеше калмас».

30 Ә син, җимерелүгә дучар ителгән шәһәр, нәрсәгә дип куе кызылдан киенәсең, алтын бизәнгечләреңне тагасың, күзләреңә сөрмәләр тартасың? Син юкка бизәнәсең! – Сөяркәләрең сиңа мәсхәрә белән карый, алар сине үтерергә тели.

31 Бала табучы хатын сыман кычкырган, беренче баласын тудыручы хатын кебек ыңгырашкан тавыш ишетәм. Сион-кыз шулай интегеп ыңгыраша, кулларын сузып: «Ни кайгы! Үтерүчеләрне күреп, җаным сыкрый!» – дип өзгәләнә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan