Иремия 21 - Изге ЯзмаИерусалимнең Бабил патшасы кулына тапшырылуы 1-3 Сәдыкыйя патша, түбәндәге сүзләрне җиткерер өчен, Иремия янына Малкия углы Пашхурны һәм Магасея углы рухани Сефанияне җибәрде: – Безнең өчен Раббыдан үтенеп сора әле, чөнки Бабил патшасы Нәбухаднессар безгә каршы яуга кузгалды; бәлки, Раббы, әүвәлгечә могҗиза кылып, Нәбухаднессарны чигенергә мәҗбүр итәр. Шунда Раббы сүзе Иремиягә ирешеп, ул болай дип җавап бирде: – Сәдыкыйягә җиткерегез: 4 «Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә: „Менә, диварларыгызны камалышта тоткан Бабил патшасына – килданиләргә каршы сугыша торган коралларыгызны үзегезгә таба борырмын, шул коралларыгызны шәһәр уртасына өеп куярмын; 5 кодрәтле кулымны сузып, ачу вә ярсу, зур нәфрәт белән Мин сезгә каршы Үзем сугышырмын; 6 бу шәһәрдә яшәүче барча җан иясен: кешеләрне дә, мал-туарны да коточкыч үләт зәхмәтенә дучар итәрмен! 7 Шуннан соң, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның хезмәтчеләрен һәм шәһәрдә үләт зәхмәтеннән, кылычтан вә ачлыктан исән калган барча халыкны Бабил патшасы Нәбухаднессарга – аларны кырып бетерергә теләгән дошманнары кулына тапшырырмын. Патша аларны кызганмас та, рәхим-шәфкать тә күрсәтмәс, аямас та – һәммәсен кылычтан уздырыр“». 8 Халыкка син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезгә ике юл бирәм – яшәү яки үлемне сайлагыз! 9 Шәһәрдә калганнар кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булачак; ә шәһәрне камалышта тоткан дошманнары кулына бирелгән кешеләр исән калачак – аларга тормыш бүләк ителәчәк. 10 Бу шәһәргә яхшылык кылыр өчен түгел, зыян китерер өчен йөзем белән борылдым Мин, – дип белдерә Раббы. – Шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак, һәм патша аңа ут салачак». Раббының Яһүдә патшасы йорт-гаиләсен кисәтүе 11 Яһүдә патшасының йорт-гаиләсенә шуны җиткер: «Раббы сүзен тыңлагыз! 12 И Давыт патша нәселе, Раббы сезгә болай ди: „Һәр иртәдә хөкемегез гадел булсын, җәбер күрүчене залим кулыннан йолып алыгыз, югыйсә явыз эшләрегезне күреп, ярсуым уттай кабыныр, беркем сүндерә алмаслык булып дөрләр. 13 И Иерусалим, үзәндәге тау өстендә урнашкан кала, Мин сиңа каршы чыгамын! – дип белдерә Раббы. – Сез: ‘Безгә каршы кем чыга алыр, яшәгән урыныбызга кем керә алыр?!’ – дисез. 14 Ләкин Мин сезгә җәзаны кылган гамәлләрегезгә карап бирермен! – ди Раббы, – Урманыгызда ут дөрләтермен, ул ут тирә-яктагы бар нәрсәне яндырып юк итәр“». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia