Иремия 2 - Изге ЯзмаИсраилнең Раббыдан йөз чөерүе 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Бар, Иерусалимгә ишеттер. Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең яшь чактагы тугрылыгыңны, кәләш чагыңдагы мәхәббәтеңне, Минем артымнан ияреп, чүлгә, берни үсми торган кысыр җиргә барган чагыңны искә төшерәм. 3 Исраил – Раббы Үзе өчен сайлаган халык, уңышның беренче җимеше кебек иде; аңа зыян китергән һәркем хөкем ителде – бәла-казага тарыды. Бу – Раббы сүзе». 4 Әй Ягъкуб йорты, Исраил халкының барлык кабиләләре, Раббы сүзен ишетегез! 5 Раббы болай ди: «Аталарыгыз Миннән йөз чөерергә сәбәп булырлык нинди гаделсезлек тапты Миндә? Алар бернигә ярамаган потларга иярделәр, шуның белән үзләре дә бернигә яраксыз затларга әверелделәр. 6 Ата-бабаларыгыз: „Безне Мисыр җиреннән алып чыгып, чүл-сахрадан, чокыр-чакырлы, кибеп корыган, караңгы, беркем йөрмәгән һәм яшәмәгән җирдән алып барган Раббы кайда?“ – дип сорамадылар. 7 Мин бит сезне, җимешләре белән туклансын, байлыгыннан файдалансын дип, уңдырышлы җиргә алып килдем. Ә сез, Минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез – биләмәмне чирканыч бер урынга әверелдердегез. 8 Руханиларыгыз: „Раббы кайда?“ – дип сорамады, сезнең Канун белгечләре Мине белмәде, хөкемдарларыгыз Миңа каршы баш күтәрде, пәйгамбәрләрегез Багал исеменнән сөйләде, ярдәм күрсәтә алмаган потларга иярде. 9 Шуның өчен Мин әле сезгә, хәтта угылларыгызның угылларына да дәгъва белдерәчәкмен! – ди Раббы. – 10 Киттиләр яшәгән утрауга барып карагыз, Кыдарга кешеләр җибәрегез һәм барын да әйбәтләп тикшерегез: сездәге кебек хәл булдымы икән кайчан да бер – 11 нинди дә булса бер халык үзенең илаһын, гәрчә ул чын булмаса да, башкага алыштырдымы икән?! Ә Минем халкым үзенең данын – үз Алласын – ярдәм күрсәтә алмаган нәрсәгә алыштырды! 12 И күкләр, таң калыгыз моңа, коточарлык бу хәлдән тетрәнегез! – дип белдерә Раббы. – 13 Минем халкым ике яман эш эшләде: Мине – терек су чыганагын ташлады һәм су җыярга үзенә таш кыяда чокырлар ясады, ләкин алар ярылып, анда су тормас булды. 14 Исраил колмыни?! Кол булып туганмыни ул?! Ни өчен соң ауладылар аны? 15 Исраилгә карап, дошманнары арысландай үкерә, яман тавыш белән ырылдый. Алар аның җирен чүлгә әйләндерде – Исраил шәһәрләре яндырылды, яшәргә кешеләре дә калмады. 16 Боларга өстәп, Мемфис белән Тахпанхес кешеләре синең башыңны ярачак, әй Исраил! 17 Сине җитәкләп барган Раббы Аллаңны ташлап, үз башыңа үзең бәла алдың түгелме?! 18 Әйт әле: Нил суын эчәр өчен, Мисырга юл тотудан сиңа нинди файда? Фырат елгасыннан су эчәр өчен, Ашшурга юл тотудан сиңа нинди файда? 19 Үз явызлыгың сиңа үзе җәза бирәчәк, Миннән йөз чөерүең сине үзе гаепләячәк. Раббы Аллаңны ташлап китүнең, Миннән курыкмауның ни дәрәҗәдә яман вә ачы эш икәнлеген белеп тор! Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе. 20 Син инде күптән камытыңны сындырдың, сине бәйләгән бауларны өздең, „Сиңа хезмәт итмәячәкмен!“ – дидең. Һәр биек калкулыкта, киң ябалдашлы һәр агач астында фахишәлек иттең – башка илаһларга табындың. 21 Мин сине иң саф орлык – иң затлы йөзем куагы итеп утырткан идем. Ничек соң син Миңа чит булган кыргый йөзем куагына әйләндең? 22 Шуңа күрә, селте белән юынсаң да, сабынны күп итеп куллансаң да, гаебеңнең табы һаман күз алдымда Минем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 23 Син: „Мин пакьмен, Багалга иярмәдем!“ – дип, ничек әйтә аласың?! Үзәнлектә кылган гамәлләреңә кара, үзеңнең нәрсәләр эшләгәнеңне исеңә төшер. Юлларыңда уйнаклап, сикергәләп йөргән ана дөяне хәтерләтәсең син. 24 Дәрте ташудан җилне иснәүче, чүл киңлегендә үскән кыргый ишәкне дә хәтерләтәсең – андый ишәкне кем тыя алыр?! Бер генә ата ишәккә дә, аны эзләп, көчен әрәм итәсе юк: җенси теләге ташып торганда, кыргый ана ишәкне табу бик җиңел. 25 Аякларың хәлсезләнмәсен, тамагың сусаудан корып кипмәсен дисәң, саклан син! Ләкин син: „Юкка өметләнмә, мин чит илаһларны яратам һәм алар артыннан барачакмын“, – дидең. 26 Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре, тотылган карак кебек, оятка калдылар. 27 Агачка алар: „Син – минем атам“, – дип, ташка: „Мине син тудырдың“, – дип әйтәләр. Алар бит Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар; әмма бәлагә тарыганда: „Килеп коткар безне!“ – диләр. 28 Үзең ясаган илаһларың кайда соң синең?! Бәла килгәндә коткарсыннар сине, булдыра алсалар! Синдә бит, әй Яһүдә, һәр шәһәрнең үз илаһы бар. 29 Нигә сез Минем белән дәгъвалашасыз? Сез барыгыз да Миңа каршы баш күтәрдегез! – дип белдерә Раббы. – 30 Юкка гына Мин сезгә, әй халкым, җәза бирдем – акылыгызга килмәдегез сез. Кылычыгыз, ерткыч арыслан сыман, пәйгамбәрләрегезне үтерде. 31 И-и бүгенге буын, Раббы сүзенә колак сал: әллә Мин Исраил өчен чүл яисә караңгылык иле идемме?! Нигә соң Минем халкым: „Без үзебезгә үзебез хуҗа, без инде Сиңа кайтмаячакбыз!“ – дип әйтә? 32 Кыз кеше үзенең бизәнү әйберләрен, кәләш үзенең туй тасмаларын онытырмы?! Ә Минем халкым күптән инде Мине онытты! 33 Сөяркәләр табуда нинди оста син! Иң бозык хатын да синнән өйрәнә алыр иде. 34 Синең итәкләреңә бер гаепсез ярлы кешеләр каны ябышкан; әйтерсең, син аларны угрылык өстендә тоткансың. Шуңа да карамастан син: 35 „Минем гаебем юк! Инде миңа ачу тотмый Ул“, – дисең. „Гөнаһ кылмадым“ дигәнең өчен, Мин сине хөкем итәчәкмен! 36 Юлларыңны нигә шулай җиңел генә алыштырасың син? Ашшур сине хурлыкка калдырган кебек, Мисыр да сине хур итәчәк. 37 Син Мисырдан да башыңны тотып китәчәксең, чөнки син өмет баглаганнардан Раббы баш тартты – алардан бернинди ярдәм булмаячак сиңа». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia