Иремия 19 - Изге ЯзмаБәреп ватылган балчык чүлмәк 1 Раббы болай диде: – Бар, чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал да, халык арасыннан берничә ил картын вә өлкән руханины ияртеп, 2 ватык чүлмәкләр капкасы каршындагы Бен-Һинном үзәненә чык һәм Мин сиңа әйтәсе сүзләрне игълан ит. 3 Әйт аларга: «Яһүдә патшалары вә Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җиргә Мин шундый афәт җибәрермен: бу хакта ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр. 4 Иерусалим халкы Миннән ваз кичте, бу урынны нәҗесләде. Алар үзләре белмәгән, ата-бабалары һәм Яһүдә патшалары да белмәгән чит-ят илаһларга корбаннар яндырдылар, шушы урында бер гаепсез кешеләрнең канын койдылар; 5 калку урыннарда, илаһлары Багалга атап, потханәләр төзеделәр, шунда үзләренең угылларын корбанлык итеп яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә турында әйтмәгән дә, уйламаган да идем. 6 Шундый көннәр килер: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – 7 Шушы урында Мин Яһүдә вә Иерусалимнең ниятләрен бозармын, халкымны дошман кылычы, аларга үлем теләүчеләр кулы белән һәлак итәрмен, мәетләрен күк кошларына вә җир җанварларына азык итәрмен. 8 Бу шәһәрне Мин, шом сала торган бер урынга әйләндереп, хурлыкка калдырырмын; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр. 9 Мин аларны үзләренең угыл-кызларын ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары, шәһәрне камап алып, халыкны үлем газабына дучар иткәч, алар бер-берсен ашый башлар“». Раббы Үзенең сүзен дәвам итте: 10 – Шушы сүзләрне әйткәннән соң, үзең белән килгән ирләр алдында чүлмәкне бәреп ват та 11 болай дип әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Шушы ватык чүлмәк төзәтеп булмастай хәлгә килгән. Нәкъ шулай Мин дә бу халыкны вә шәһәрне чәлпәрәмә китерермен; һәм болай булыр ки, Тофетта мәетләрне җирләргә урын җитмәс. 12 Бу шәһәрне һәм аның халкын Мин әнә шул хәлгә салырмын, – дип белдерә Раббы. – Әлеге шәһәр Тофет кебек булып калыр. 13 Иерусалимнең йортлары, Яһүдә патшаларының сарайлары – түбәләрендә, барча күк җисемнәренә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтелгән һәм чит илаһлар хөрмәтенә шәраб бүләге китерелгән һәрбер йорт – Тофет сыман нәҗес булыр“». Рухани Пашхурның Иремияне кулга алуы 14 Раббы ихтыяры буенча Тофетта пәйгамбәрлек кылып кайтканнан соң, Иремия Раббы йортының ишегалдына кереп басты да барча халыкка болай дип белдерде: 15 – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу үҗәт халык Минем кисәтүләрне ишетергә теләмәде, шуның өчен Мин әлеге каланы һәм аның тирәсендәге барча шәһәрләрне баштан ук әйтеп куйган бәла-казаларга дучар итәрмен!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia