Иремия 16 - Изге ЯзмаЯһүдә халкын көткән хөкем 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Биредә үзеңә хатын алма, угылларың да, кызларың да булмасын! 3 Чөнки бу җирдә туган угыл-кызлар һәм аларны дөньяга бар кылган ата-аналар турында Раббы болай ди: 4 «Алар авыр, газаплы үлем белән үләчәк, аларны кызганып елаучы да, күмүче дә булмаячак; җәсәдләре, тирес кебек, җир өстендә ятачак. Алар кылычтан вә ачлыктан һәлак булачак; мәетләре күк кошларына вә җирдәге җанварларга азык булачак». 5 Раббы болай ди: – Кайгы мәҗлесе барган йортка кермә, матәм тотма һәм кайгыларын уртаклашма! Чөнки Мин бу халыкның тынычлыгын алдым, – дип әйтә Раббы, – аларны мәрхәмәтемнән вә рәхим-шәфкатемнән мәхрүм иттем. 6 Бу җирдә кешеләрнең дәрәҗәлесе дә, кечесе дә үләчәк, һәм аларны һичкем күммәячәк; алар турында кайгырып елаучы да, аларны хәтердә саклап, тәнен җәрәхәтләүче вә чәчен кыручы да булмаячак. 7 Матәм тотучыларны юатыр өчен, беркем икмәк китермәячәк, ата-аналарыннан мәхрүм булганнарны юатып, һичкем бер касә шәраб тәкъдим итмәячәк. 8 Мәҗлес барган йортка кермә, – ди Раббы, – алар белән бергә утырып ашама һәм эчмә! 9 Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез яшәгән заманда, Мин бу җирдә шатлык вә күңел ачу авазларын, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын. Сез моны үз күзегез белән күрерсез». 10 Шушы сүзләрне халыкка җиткергәч, – ди Раббы, – алар синнән: «Нигә Раббы безгә шундый зур бәла белән яный икән? Гаебебез нәрсәдә? Раббы Аллабыз каршында нинди гөнаһ кылдык?» – дип сорарлар. 11 Ә син аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең ата-бабаларыгыз Мине ташлады; Миннән йөз чөереп, Канунымны инкяр итте, башка илаһларга иярде, аларга табынды һәм сәҗдә кылды. 12 Сез исә, ата-бабаларыгыздан да уздырып, начаррак гамәлләр кыласыз; Мине тыңламыйча, һәркайсыгыз үзенең тискәре, явыз йөрәге кушканча яши. 13 Шуның өчен Мин сезне, бу җирдән куып, үзегез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән илгә олактырырмын, шунда сез чит илаһларга көне-төне хезмәт итәрсез – инде Мин сезне кызганмам». 14-15 – Менә, шундый көннәр килер, – ди Раббы, – ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисырдан алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә, «Исраил халкын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар. Чөнки бу халыкны Мин аларның ата-бабаларына биргән җиргә кире кайтарырмын. 16 Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар. 17 Чөнки аларның йөргән юлларын Мин күреп торам; алар Миннән яшеренә алмыйлар – гөнаһлары күз алдымда. 18 Гаеп эшләре, кылган гөнаһлары өчен тиешле әҗерен аларга икеләтә бирермен, чөнки үзләренең җансыз потлары белән алар Минем җиремне нәҗесләделәр, биләмәмне җирәнгеч нәрсәләре белән тутырдылар. 19 Йа Раббым, минем кодрәтем, таянычым вә кайгы көнендә сыеныр урыным! Халыклар, җир читләреннән Синең яныңа килеп: «Безнең ата-бабаларыбыз фәкать ялган нәрсәләрне, бернигә яраксыз потларны гына мирас итеп алган. 20 Адәм баласы үзенә илаһлар ясый аламы?! Ясаса да, алар бит чын Аллаһы түгел!» – дип әйтерләр. 21 «Шуңа күрә Мин бүген аларга сабак бирәм, Үземнең көч-кодрәтемне күрсәтәм, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр!» – ди Раббы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia