Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Иремия 13 - Изге Язма


Киндер билбау

1 Раббы миңа әйтте: – Бар, киндер билбау сатып ал да билеңә бу, ләкин суга чылатма, – диде.

2 Мин, Раббы кушканча, билбау сатып алдым һәм аны билемә буып куйдым.

3 Аннары миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

4 – Сатып алып билеңә буган билбавыңны ал да юлга чык, Перат елгасы буена бар һәм аны кыядагы ярыкка яшереп куй.

5 Мин, Раббы кушканча Перат янына барып, аны яшереп куйдым.

6 Байтак көннәр узганнан соң, Раббы миңа: – Перат буена бар да Мин сиңа яшереп куярга кушкан билбауны кире ал, – диде.

7 Мин, Перат буена барып, күмеп куйган урыннан билбавымны казып алдым; билбау черегән, бернигә яраксыз булып калган иде.

8 Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште.

9 – Раббы болай ди: «Яһүдәнең тәкәбберлеген, Иерусалимнең чамасыз горурлыгын Мин менә шулай юкка чыгарырмын!

10 Әйткәннәремне тыңлаудан баш тарткан бу явыз халык үзенең үҗәт йөрәге кушканча яши, хезмәт итәр һәм сәҗдә кылыр өчен, чит илаһларга иярә. Алар шушы черек билбау кебек бернигә яраксыз булып калырлар.

11 Билбау кешенең биленә ничек якын булса, Мин дә бөтен Исраил вә Яһүдә халкын Үземә шулай якынайткан идем. Алар Минем халкым булыр, исемемә мактау вә дан-шөһрәт китерер, дип өметләнгән идем, ләкин алар сүзләремә колак салмадылар».


Шәраб савытлары

12 Син, Иремия, аларга шушы сүзләрне җиткер: «Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Һәр шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәк“. Алар сиңа әйтерләр: „Без һәрбер шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәклеген белмибезме әллә?!“ – диярләр.

13 Ә син аларга, Раббы болай дип җавап бирә, диген: „Шушы җирдә яшәүче бар кешене – Давыт тәхетендә утыручы патшаларны, шулай ук руханиларны вә пәйгамбәрләрне, Иерусалимнең бар халкын исергәнче шәраб белән тутырырмын.

14 Мин аларны бер-берсе белән, хәтта аталары белән угылларын бәрелешергә мәҗбүр итәрмен, – дип белдерә Раббы, – беркемне кызганмам һәм аямам, рәхимсез рәвештә юк итүдән тайчанмам“».


Яһүдә халкына әсирлек куркынычы янавы

15 Тыңлагыз һәм күңелегезгә сеңдерегез, тәкәббер булмагыз! Чөнки моны Раббы әйтте.

16 Раббы җир йөзенә караңгылык иңдергәнче, эңгер-меңгердә аякларыгыз тауларда абынганчы, Раббы Аллагызны данлагыз! Сез яктылык көтәрсез, ә Ул аны тоташ күләгәгә, дөм караңгыга әйләндерер.

17 Әгәр әйткәннәргә колак салмасагыз, минем күңелем яшертен генә сыктар, тәкәбберлегегез аркасында күземнән елга булып яшьләрем агар, чөнки Раббы көтүе әсирлеккә алына.

18 «Патша белән патшаның анасына син, Иремия, болай диген: „Тәхеттән түбәнрәк төшеп утырыгыз, чөнки даныгызның таҗы башыгыздан төшеп китте“».

19 Нәгеб шәһәрләре чолгап алынган, аларга үтеп керердәй кеше юк. Яһүдәнең бар халкы әсир ителгән, бөтенләе белән сөрген киткән.

20 Күзләреңне күтәреп, төньяктан килүчеләргә кара әле, Иерусалим: сиңа тапшырылган көтү, шәп-шәп сарыкларың кайда соң?

21 Син остазлык кылган аркадашларыңны Раббы синең өстән хакимлек итәргә билгеләсә, ни әйтерсең? Бала табучы хатын кебек газапланмассыңмы икән?!

22 Син үзеңнән: «Нигә болар башыма төште икән?» – дип сорасаң, җавап мондый булыр: «Бихисап күп гөнаһларың өчен итәгең күтәрелгән синең, үзең хур булгансың».

23 «Хәбәши – тәненең төсен, юлбарыс үзенең тапларын үзгәртә аламы?! Явызлык кылырга өйрәнгәнгә, сез дә шулай игелек кыла алмыйсыз.

24 Чүлдән искән җил кибәкне туздыргандай, Мин сезне төрле якка сибәрмен.

25 Сиңа чыккан жирәбә, Мин бүлеп биргән өлеш әнә шулдыр, Иерусалим, – дип белдерә Раббы, – чөнки син Мине оныттың, ялганга ышандың.

26 Әнә шуның өчен итәгеңне йөзеңә каплармын – хур итәрмен Мин сине.

27 Мин синең уйнашлык итүеңне, дәртләнеп кешнәвеңне, кырларда, калкулыкларда оятсызланып фәхешлек кылуыңны күреп тордым. Кайгы сиңа, Иерусалим! Син пакьләнгәнче, күпме гомерләр үтәр икән әле?»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan