Иремия 12 - Изге ЯзмаИремиянең Раббыга зарлануы 1 Йа Раббым, әгәр мин Синең белән бәхәскә керсәм, Син һәрвакыт хаклы булып калачаксың; шулай да мин Синең белән гадел хөкем турында сөйләшәчәкмен: ни өчен яман кешеләрнең юлы уңа, хыянәтчеләр нилектән әйбәт яши? 2 Син аларны утырттың, һәм алар тамыр җибәрделәр, үсеп киттеләр, инде җимеш бирәләр. Исемеңне алар телләреннән төшермиләр, ләкин күңелләре Синнән ифрат ерактыр. 3 Ә мине Син, Раббы, беләсең, күреп торасың, йөрәгемнең Сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын сыныйсың. Инде ул яманнарны, сарыклар кебек, суемга куып алып кит, чалыр көн өчен аерып куй. 4 Кайчангача җир кайгырып, кырларда үлән кибеп ятар? Шул җирдә яшәүче кешеләрнең явызлыгы аркасында хайваннар вә кошлар һәлак була, чөнки бу адәмнәр: «Безнең юлларны Ул күрми», – диләр. 5 Әгәр син җәяүлеләр белән ярышып йөгергәндә хәлдән таясың икән, атлар белән ничек ярышырсың?! Әгәр тынычлык хөкем сөргән илдә дә абынып егыласың икән, Үрдүн елгасы агачлыкларын ничек үтәрсең?! 6 Хәтта туганнарың вә гаиләң дә синең белән хыянәтчеләр сыман кыланалар, артыңнан кычкырып калалар. Сиңа яхшы сүз әйтсәләр дә ышанма син аларга. Раббының Үз халкын калдырып китүе 7 «Мин Үз ил-йортымны калдырып киттем, Үз биләмәм Исраилне ташлап киттем, – ди Раббы. – Сөекле халкымны дошманнары кулына тапшырдым. 8 Үз халкым Минем өчен урмандагы арыслан кебек булды – Миңа каршы тавышын күтәрде; шуның өчен Мин аны күрәлмый башладым. 9 Минем җирем сыртлан өне сыман булып китте, аның өстендә ерткыч кошлар бөтерелә. Халкымны ашарга дип, барча кыргый җанварлар бире җыелсын! 10 Көтүчеләр өере, йөзем бакчаларымны харап итеп, биләмәмне таптап бетерде, гүзәл җиремне буш чүлгә әйләндерде. 11 Аны чүлгә әйләндерде алар – ташландык ул җир Минем алда елап ята; бар җир бушап калган, ләкин моңа бер кешенең дә эче пошмый. 12 Чүлдәге шәрә калкулыклар буйлап баскынчылар килә; Раббы кылычы илнең бер читеннән икенче читенә кадәр бар нәрсәне кырып бара, һичбер җан иясенә тынычлык юк. 13 Минем халкым, бодай чәчеп, чәнечкеле үлән җыеп алды, интегүе файдасызга булды. Раббының көчле ярсуы аркасында сез хурлыкка төштегез – уңышыгыздан мәхрүм булдыгыз!» Раббының Үзенә хезмәт иткән халыкларны ярлыкавы 14 Раббы болай ди: – Үземнең Исраил халкыма Мин биләмәгә җир биргән идем, ләкин явыз күршеләре шуңа кул сузалар. Мин аларны илләреннән куып чыгарырмын, араларыннан Яһүдә халкын йолкып алырмын. 15 Йолкып алганнан соң, Мин аларны янә кичерермен, һәммәсен үз иленә, үз биләмәсенә кайтарырмын. 16 Әгәр шул чит халыклар Минем халкым юлыннан йөрсәләр, кайчандыр халкымны Багал белән ант итәргә өйрәткәнчә, «Раббы Үзе шаһиттыр!» дип, Минем исемем белән ант итсәләр, Минем халкым арасында урнашып калырлар. 17 Инде Мине тыңламасалар, йолкып алып юк итәрмен. Бу – Раббы сүзе. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia