Иремия 11 - Изге ЯзмаХалыкның Изге килешүне бозуы 1 Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Әлеге Килешүнең шартларын Яһүдә халкына, Иерусалимдә яшәүчеләргә җиткер! 3 Син аларга болай диген: «Тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә: „Бу Килешүнең шартларын үтәмәгән кешегә ләгънәт-каргыш төшәчәк! 4 Сезнең ата-бабаларыгызны Мисырдан – тимер эретә торган мичтән алып чыккан чакта, ул шартлар турында аларга: ‘Мине тыңласагыз, Мин кушканнарны җиренә җиткереп үтәсәгез, сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын’, – дип әйткән идем. 5 Мин, шулай итеп, сезнең ата-бабаларыгызга биргән антлы вәгъдәмне үтәдем – бүгенге көндә сез сөт вә бал агып торган шул җирләрдә яшәп ятасыз“». – Амин, Раббым! – дип җавап бирдем мин. 6 Шуннан Раббы миңа болай диде: – Әйткән сүзләремнең һәммәсен Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында игълан ит. «Әлеге Килешүнең шартларын тыңлап, аларны үтәгез! – диген. – 7 Сезнең ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыкканнан башлап бүгенге көнгәчә Мин: „Кушканнарымны үтәгез!“ – дип кисәтә килдем. 8 Ләкин алар сүзләремә колак салмады, әйткәннәремә игътибар итмәде, һәрберсе, үзенең явыз йөрәген тыңлап, үҗәтләнеп йөрде. Шуңа күрә Мин, Килешүне үтәргә кушып та, аны үтәмәгәннәре өчен, Килешүдә әйтелгән җәзаларның барын да аларга җибәрдем». 9 Аннары Раббы миңа болай диде: – Яһүдә кешеләре вә Иерусалимдә яшәүчеләр бергәләп Миңа каршы фетнә оештырдылар. 10 Алар Минем сүзләремә колак салмаган ата-бабаларының гөнаһларын кабатлыйлар, чит илаһларга ияреп китеп сәҗдә кылалар; Исраил вә Яһүдә халкының ата-бабалары белән Мин төзегән Килешүне бозалар. 11 Шуңа күрә Раббы болай ди: «Мин аларга котыла алмаслык бәла-каза җибәрәм! Алар Мине ярдәмгә чакырачак, ләкин Мин аларны тыңламаячакмын. 12 Шул чагында Яһүдә шәһәрләре вә Иерусалим кешеләре, үзләре корбан китерә торган илаһлары янына барып, ярдәм сораячак, ләкин, бәла килгәндә, ул илаһлар коткара алмаячак. 13 Яһүдә халкының шәһәрләре күпме булса, илаһлары да шуның кадәр. Иерусалимдә ничә урам булса, Багалга корбан яндыру мәзбәхләре дә шулар санынча». 14 Син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен гозерләп сорама, чөнки, бәла килгәндә, Миңа ялварсалар да, Мин аларның сүзләренә колак салмаячакмын. 15 «Әй сөекле халкым, күпме явызлыклар кылганнан соң, ни хакың бар Минем йортыма керергә?! „Киләсе афәттән корбан итләре коткарып калыр да, янә күңел ачып яшәрмен“, – дип уйлыйсыңмы?!» 16 Раббы сине «куе яфраклы, мул җимешле зәйтүн агачы» дип атаган иде, әмма, күкләр күкрәгәндә, Раббы ул агачка ут төртәчәк, һәм аның ботаклары харап булачак. 17 Сине утырткан Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе үк сине юк итәргә әмер бирде, чөнки Исраил вә Яһүдә халкы Багал хөрмәтенә корбаннар китереп явызлык кылды һәм шуның белән Раббының ачуын чыгарды. Иремиягә каршы фетнә оештыру 18 Раббы Үзе миңа ачып бирде, һәм мин хәбәрдар булдым: Ул миңа дошманнарымның явыз эшләрен күрсәтте. 19 Ә мин чалырга алып барган юаш бәрән сыман булганмын, дошманнарым миңа каршы фетнә оештырганны белмәдем. «Әйдәгез, агачны җимешләре белән бергә юк итик, аны исәннәрдән аерып кисик, исеме дә телгә алынмасын», – дигән алар. 20 И Күкләр Хуҗасы Раббы, гадел Хөкемче, күңел вә акылны сынаучы, алардан ни рәвешле үч алуыңны үз күзләрем белән күрим, чөнки дәгъвамны мин Сиңа тапшырдым! 21 Раббы миңа болай дип әйтте: – Әй Иремия, Анатот халкы, сине үтерергә ниятләп, сиңа: «Раббы исеменнән пәйгамбәрлек кылма, юкса безнең кулдан һәлак булырсың!» – ди. 22 Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы алар турында болай ди: «Мин аларны җәзага тартачакмын – егетләре кылычтан узачак, ә угыл вә кызлары ачтан үләчәк! 23 Җәза бирәсе елны Мин Анатот халкына афәт җибәрәчәкмен – аларның берсе дә исән калмаячак!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia