Иремия 1 - Изге Язма1 Беньямин җирендәге Анатот шәһәрендә яшәүче руханиларның берсе булган Хилкыйя углы Иремия сүзләре бу. 2 Раббы сүзе аңа Яһүдә патшасы Амон углы Йошия хакимлегенең унөченче елында килеп иреште. 3 Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм, аннары Йошия углы Сәдыкыйя патшалык иткән чорда, Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елына, елның бишенче аена кадәр – Иерусалим халкы үз җиреннән сөрелгәнче – Иремиягә Раббы сүзе ирешә торды. Раббының Иремияне чакырып алуы 4 Миңа Раббы сүзе булды: 5 «Мин сине анаң карынында бар иткәнче үк сайлап алган идем, анаң тудырганчы ук, бүтәннәрдән аерып куйган һәм халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләгән идем», – диде Ул. 6 Ә мин Аңа: – Йа Хуҗа-Раббым, матур итеп сөйли белмим бит мин, чөнки әле бик яшьмен, – дип җавап кайтардым. 7 Ләкин Раббы миңа: «Син: „Мин яшьмен“, – дип әйтмә, чөнки кем янына җибәрсәм дә барырсың, нәрсә сөйләргә кушсам да сөйләрсең. 8 Аларның берсеннән дә курыкма, чөнки Мин, сине саклар өчен, һаман яныңда булырмын, – диде. – Бу – Раббы сүзе». 9 Шуннан соң Раббы, кулын сузып, иренемә тидерде дә: «Менә, сүзләремне Мин синең телеңә салдым, – диде. – 10 Кара, бүгеннән Мин сине халыклар вә патшалыклардан өстен куям: берәүләрен син тамырлары белән йолкырсың, бөлгенлеккә төшерерсең, юкка чыгарырсың һәм җимерерсең, икенчеләрен ныгытырсың һәм төпләндерерсең». 11 Аннары Раббы: – Алдыңда нәрсә күрәсең, Иремия? – дип сорады. Мин: – Бадәм агачының ботагын күрәм, – дип җавап бирдем. 12 Раббы миңа: – Син дөрес күрәсең. Әйткән сүзем тормышка ашсын өчен, Мин күзәтеп торачакмын, – диде. 13 Шуннан соң миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: – Алдыңда нәрсә күрәсең? Мин: – Төньяк тарафта кайнап торган бер казан күрәм, безгә таба авышкан ул казан түгелергә тора, – дип җавап бирдем. 14 Раббы миңа: «Бу җирдә яшәүчеләр өстенә төньяктан афәт якынлаша, – дип әйтте. – 15 Менә, Мин төньяк патшалыклардан бар халыкны чакырып алачакмын, – дип белдерә Раббы. – Алар, килеп, Иерусалим капкалары каршына ук тәхетләрен куячаклар, каланы уратып алган диварларга һәм Яһүдәнең барлык шәһәрләренә һөҗүм итәчәкләр. 16 Мин, шулай итеп, Үз халкыма барлык явызлыклары өчен хөкем оештырачакмын, чөнки алар Миннән йөз чөерделәр, чит илаһларга багышлап, корбан яндырдылар, үз куллары белән ясаган потларга табындылар. 17 Ә син билеңне әйбәтләп бу да әзерлән, урыныңнан тор һәм Мин кушканнарның барын да аларга җиткер. Син алардан курыкма, юкса алар күз алдында Мин сине Үзем дәһшәткә салачакмын. 18 Менә, бүген Мин сине бөтен җиргә – Яһүдә патшаларына, аның түрәләренә, руханиларына һәм шул җирнең халкына каршы тора алырлык ныгытылган шәһәр, тимер багана, бакыр дивар итеп куям. 19 Алар сиңа һөҗүм итәрләр, ләкин җиңә алмаслар, чөнки Мин, сине саклар өчен, яныңда булырмын. Бу – Раббы сүзе». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia