Йоил 3 - Изге Язма1 Менә шул көннәрдә, шул вакытта, Яһүдә белән Иерусалимне әсирлектән коткаргач, 2 Мин, бар халыкларны җыеп, Хөкем үзәненә китерермен һәм аларны Үземнең милкем Исраилгә каршы кылган гамәлләре өчен хөкемгә тартырмын, чөнки алар Минем халкымны төрле кавемнәр арасына тараттылар, җиремне үзара бүлгәләп бетерделәр, 3 халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр, фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны, шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар. 4 Әй Сур вә Сидун каласы, әй Пелешет җирендәге барлык өлкәләр, ни кылмакчы буласыз сез Миңа? Үч кайтармакчымы, Миннән үч алмакчымы сез? Кылган гамәлләрегезне Мин кичекмәстән үз башыгызга кайтарырмын! 5 Чөнки сез Минем алтын-көмешемне, бар хәзинәмне тартып алып гыйбадәтханәләрегезгә куйдыгыз. 6 Яһүдә вә Иерусалим угылларын сез, үз җирләреннән сөреп, яванлыларга саттыгыз. 7 Әмма Мин аларны сез сатып җибәргән урыннан кайтарырмын һәм сез аларга кылганны үзегезгә кылырмын: 8 угыл-кызларыгызны яһүдиләргә сатармын, алар исә еракта яшәүче шебалыларга сатып җибәрер, – дип әйтте Раббы. – 9 Бар халыкларга игълан итегез: „Сугышка әзерләнегез, яугирләрегезне орышка чакырыгыз – бөтен сугышчылар күтәрелеп чыксын. 10 Сукадан – кылыч, урактан сөңге очлыклары коегыз. Иң көчсезе дә: ‘Мин көчле!’ – дип әйтсен. 11 Әй тирә-яктагы халыклар, ашыгыгыз, бергә тупланыгыз!“» Йа Раббым, батыр угылларыңны шунда алып бар! 12 «Халыклар, күтәрелеп, Хөкем үзәненә җыелсыннар, чөнки Мин, тирә-яктан җыелган барлык халыкларны хөкем итәр өчен, шунда килеп утырачакмын», – ди Раббы. 13 Уракларыгызны эшкә җигегез, чөнки игеннәр өлгерде; йөзем таптарга барыгыз, чөнки йөзем изгечләр җимеш белән мөлдерәмә; йөзем суы тулып аккан кебек, халыкларның явызлыгы баштан ашкан. 14 Хөкем үзәне халык белән тулы! – Хөкем үзәненә Раббы көне якынлаша! 15 Кояш вә ай тоныкланыр, йолдызларның нуры сүнәр. 16 Раббы, Сионнан торып, Үз сүзен белдерер, Иерусалимнән Үз тавышын җиткерер – күк тә, җир дә калтырап торыр. Әмма Раббы Үз халкын сыендырыр, исраилиләрне яклап калыр. 17 «Шул чагында сез Раббы икәнемне, Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. – Иерусалим изге урын булыр, чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас. 18 Шундый көн килер: таулардан шәраб саркып, калкулыклардан сөт елгалары агып торыр, Яһүдә иленең бөтен елгалары су белән тулыр; Раббы йортыннан чишмә агып чыгып Шиттим үзәненә су биреп торыр. 19 Яһүдә угылларын кыерсыткан, аның җирендә гаепсезгә кан түккән өчен, Мисыр – чүлгә, Эдом буш далага әйләнер. 20 Яһүдә вә Иерусалим исә мәңге, буыннан-буыннаргача яшәр. 21 Мин аларның каннары өчен гаеплеләрдән үч алырмын, кичермәм! Мин, Раббы, һәрвакыт Сионда яшәрмен». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia