Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Йоил 2 - Изге Язма

1 Сионда быргы кычкыртыгыз, халык өстенә афәт ябырылуын Минем изге тавымда игълан итегез. Бу җирдә яшәгән һәркем куркудан тетрәнеп торсын – Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын!

2 Зольмәтле бер көн булыр ул, болытлы, караңгы көн булыр. Иртәнге нурлар тауларга яткан кебек, исәпсез-сансыз куәтле чирү ябырылып килә. Әлегәчә мондый яуның булганы юк иде һәм киләчәктә дә булмас!

3 Алар алдыннан – көйдергеч ут, артларыннан ялкын дөрлидер. Моңарчы Гадән бакчасы булган җирләр, алар узганнан соң, вәйран булып кала. Алардан һичкем котылмас!

4 Аларның кыяфәте атка охшаган, атлы гаскәр кебек чабалар;

5 сугыш арбалары кебек дөбердәп, ут капкан салам кебек чытырдап тау түбәләреннән узалар; орышка әзерләнгән көчле халык кебек алар.

6 Кешеләр алардан дер калтырап торыр, һәркемнең йөзе агарынып калыр.

7 Гаскәриләр кебек йөгереп киләләр дә алар җитез генә диварларга үрмәләп менәләр, һәркайсы үз юлы белән бара, беркайчан юлыннан тайпылмый.

8 Ук яңгырына карамыйча, этешми-төртешми алга омтыла – һөҗүмнәрен туктату мөмкин түгел.

9 Алар шәһәргә бәреп керәләр, дивар буйлап чабалар, йортларга үрмәләп менәләр, угрылар сыман, тәрәзәдән эчкә керәләр.

10 Алар алдында җир вә күкләр тетрәп торыр, кояш белән айның йөзе каралыр, йолдызларның нуры сүнәр.

11 Шушы гаскәрен Раббы Үзе әйдәп барыр, кычкырып әмерен бирер. Аның фәрманына буйсынган гаскәр исәпсез-сансыз вә бик гайрәтледер. Раббы көне бөек вә дәһшәтле! Бу көнне кем исән кала алыр?!

12 Раббы болай дип әйтә: «Хәтта бүген дә, чын йөрәктән тәүбәгә килеп, ураза тотып, елап һәм кайгырып, Миңа әйләнеп кайта аласыз!

13 Киемнәрегезне түгел – йөрәкләрегезне теткәләгез, Раббы Аллагызга кайтыгыз, чөнки Ул кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем вә ифрат мәрхәмәтле һәм билгеләнгән казаны булдырмаска шат.

14 Кем белә, бәлки әле Ул сезне кызганыр, Үзенең хәер-фатихасын бирер. Шул чагында сез Аңа тагын икмәк вә шәраб бүләкләре китерә башларсыз.

15 Сионда быргы кычкыртыгыз, изге ураза көннәре билгеләгез, эштән тыелып торыгыз.

16 Халыкны җыегыз, аларны изге җыенга чакырыгыз – өлкәннәр, кечеләр, имчәк балалары да шунда булсын, кияүләр белән кәләшләр дә бүлмәсеннән чыксын.

17 Раббы хезмәтчеләре, руханилар, Аллаһы йорты белән мәзбәх арасында күз яшьләре түгеп: „Йа Раббы, кызган Үз халкыңны, – дисеннәр, – газизләреңне мыскыл иттермә, чит халыклар көлкесенә калдырма; башкалар: ‘Кайда соң аларның Алласы?!’ – дип әйтерлек булмасын“».

18 Шуннан Раббы, Үз җирен фидакарьләрчә яклап, халкын ярлыкаячак,

19 Үзенең халкына җавап итеп: «Менә, Мин сезгә икмәк, шәраб вә май бирермен, шулар белән тамак туйдырырсыз. Бүтәнчә сезне чит-ят халыклардан мәсхәрә иттермәм, – диячәк. –

20 Төньяктан килгән гаскәрне илегездән чыгып китәргә мәҗбүр итәрмен, сусыз чүлгә куып җибәрермен. Алдагы сафларны – көнчыгыш диңгезгә, арттагыларын көнбатыш диңгезгә олактырырмын – аларның мәетләреннән коточкыч сасы ис таралыр», – диячәк. – Бөек эшләр башкара Ул!

21 Курыкма, җир, сөен вә күңел ач, чөнки Раббы бөек эшләр башкара!

22 Әй кыргый хайваннар, курыкмагыз, чөнки чүлдәге көтүлекләрдә үлән шытып чыгар, агачлар җимеш бирер, инҗир белән йөзем агачы да мул уңыш китерер.

23 Сез дә, Сион балалары, сөенегез, Раббы Аллагыз шатлык чыганагы булсын, чөнки яңгырларын Ул сезгә вакытында җибәрер, әүвәлгечә язын да, көзен дә яңгырларын яудырыр.

24 Ындырлар ашлык белән тулыр, чаннар йөзем суы вә зәйтүн мае белән мөлдерәмә булыр. Раббы болай ди:

25 «Теге саранча чирүе рәвешендә сезгә җибәргән гаскәр зыянын Мин артыгы белән каплармын.

26 Туйганчы ашап-эчәрсез һәм Раббы Аллагызның исемен данларсыз: Ул сезгә гаҗәеп могҗизалар эшләде. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.

27 Сез Минем Исраил халкы арасында булуымны, Раббы Аллагыз икәнемне, Миннән башка алла юклыгын белерсез. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.

28 Аннары Мин һәр кешегә Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр.

29 Ул көннәрдә хәтта кол ирләр белән кол хатыннарга да Үз Рухымны яудырырмын.

30-31 Раббының бөек вә дәһшәтле көне җитәр алдыннан күктә дә, җирдә дә галәмәтле билгеләр – кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.

32 Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылып калыр, чөнки, Раббы әйткәнчә, Сион тавына вә Иерусалимгә качып киткәннәр котылу табар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan