Йоил 1 - Изге Язма1 Раббының Питуил углы Йоилгә әйткән сүзе. 2 И өлкәннәр, тыңлагыз! Шушы җирдә көн күрүче һәркайсыгыз, әйткәннәремә колак салыгыз! Сез үзегез яисә ата-бабаларыгыз яшәгән заманда мондый һәлакәт булдымы икән?! 3 Бу хакта балаларыгызга сөйләгез, ә алар үз балаларына җиткерсен, балаларыгызның балалары да үзләреннән соң килгән буынга бәян итсен. 4 Өер-өер булып, саранча чирүе очып килде: беренче өер ашап бетерә алмаганны икенчесе, өченчесе ашады, ә алардан калганны дүртенчесе кырып бетерде. 5 Әй сәрхушләр, йокыгыздан айныгыз һәм күз яшьләре түгегез. Әй шәраб сөючеләр, йөзем суын сагынып, үкереп елагыз, чөнки ул сезнең авыздан тартып алынды. 6 Минем җиремә, чирү булып, куәтле бер яу килде, аның тешләре – арыслан теше, казналары – ана арыслан казнасыдыр. 7 Йөзем бакчаларымны харап иттеләр, инҗир агачларымны сындырып, кайрыларын каезлап бетерделәр – ботаклары ап-ак булып калды. 8 Яшьли ирен җуйган, кайгы киемнәре кигән яшь хатын кебек, күз яшьләре түгегез. 9 Раббы йортына бүләккә икмәк вә шәраб килми башлады, Раббы хезмәтчеләре, руханилар, зур кайгыда. 10 Кырлар харап булды, туфрак зар елый, чөнки игеннәр дә, зәйтүн агачлары да корыды, татлы йөзем суы да акмый башлады. 11 Әй игенчеләр, сызланыгыз! Әй бакчачылар, күз яшьләре түгегез! Кырдагы игеннәр – арпа вә бодай харап булды, 12 йөзем вә инҗир агачлары корыды, анар, хөрмә вә алма агачлары корып кипте. Шуңа күрә адәм угыллары шатлык-сөенечнең нәрсә икәнен онытты. 13 Әй руханилар, кайгы киемнәре киеп яшь түгегез! Әй мәзбәх хезмәтчеләре, үкереп елагыз! Әй Алламның хезмәтчеләре, Аллаһы йортына килегез, тупас тукымага төренеп, шунда төн уздырыгыз, чөнки Аллаһы йортында икмәк вә шәраб бүләге китерү тукталды! 14 Изге ураза көннәре билгеләгез, эштән тыелып торыгыз, өлкәннәрне вә бу илдә яшәүчеләрнең барысын Раббы Аллагыз йортына чакырыгыз һәм Раббыга ялварып гыйбадәт кылыгыз. 15 Нинди дәһшәтле көн! Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын! Кодрәт иясе бу көнне һәлакәт яудырачак! 16 Безнең күз алдында ризыгыбыз юкка чыкты түгелме?! Аллаһы йортыннан сөенеч вә шатлык китте түгелме?! 17 Чәчкән орлык, тишелеп чыга алмыйча, кантарлы җирдә калып кипте, келәтләр җимерелде, амбарлар бушап калды – уңыш өлгермәде. 18 Мал-туар ничек ыңгыраша! Сыерлар әлсерәп йөри, чөнки утлаулар кипте. Көтү-көтү сарыклар да тәмам хәлсезләнде. 19 Йа Раббым, Сиңа ялварамын, чөнки сахрадагы көтүлекләр көеп бетте, барлык агачлар куырылды. 20 Хәтта кыргый җанварлар да ялвара Сиңа, чөнки агымсулар кибеп-корыды, көтүлекләр эсселектән көйде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia