Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

II Петердән хат 3 - Изге Язма


Раббы көненең көтмәгәндә килүе

1 Газиз дусларым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда белгәннәрегез хакында хәтерегезгә төшереп, сезне ихлас фикер йөртүгә дәртләндерәм.

2 Изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә төшерүегезне телим.

3 Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр пәйда булыр.

4 Алар: «Остазыгыз килергә вәгъдә итмәдемени? Кайда соң Ул? Ата-бабаларыбыз үлем йокысына талганнар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә», – диярләр.

5 Алар күк вә җирнең борынгыдан булганын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар.

6 Сүз аркылы су, туфан суы белән борынгы дөнья юк ителгән.

7 Хәзерге күк һәм җир дә Аллаһының шул ук сүзе аркылы ут белән юк ителү өчен, хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә имансызлар һәлак ителәчәкләр.

8 Сез, газиз дусларым, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы өчен бер көн мең ел сыман, мең ел бер көн сыман.

9 Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, барысының да тәүбәгә килүен тели.

10 Әмма Раббы көне карак сыман көтмәгәндә килер. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгар, күк җисемнәре утта янып таркалыр, җир һәм андагы эшләнгән нәрсәләрнең барысы фаш ителер.

11-12 Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалса, сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып таркалыр һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр.

13 Әмма без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, хаклык хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез.

14 Шуңа күрә, газиз дусларым, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез булуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез.

15 Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сөекле имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.

16 Бу хакта ул бөтен хатларында да яза. Ул хатларда авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр бар. Белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Изге язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып аңлаталар. Моның белән алар үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.

17 Ә сез исә, газиз дусларым, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләрнең ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен сак булыгыз.

18 Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңгелек көненә кадәр дан булсын! Амин.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan