Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

II Петердән хат 2 - Изге Язма


Ялган өйрәтүчеләр турында

1 Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар, шулай ук сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр. Алар һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, өсләренә көтелмәгән һәлакәт китерерләр.

2 Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр.

3 Бу ялган өйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.

4 Аллаһы гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, чылбырлар белән бәйләп, тәмуг караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр.

5 Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: имансызлар өстенә туфан китерткән.

6 Имансызлар белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән көлгә әйләндереп хөкем иткән.

7 Ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән тәкъва Лутны коткарган.

8 Бу тәкъва кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның канунсыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән.

9 Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә.

10 Бу бигрәк тә үзләренең бәдәни азгын теләкләренә ияреп, Раббы хакимлегенә нәфрәтләнүчеләргә кагыла. Алар – әдәпсез һәм тәкәббер кешеләр. Күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар.

11 Хәер, бу шөһрәтле затлардан күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк фәрештәләр дә Раббы алдында аларны хурлап гаепләмиләр.

12 Бу ялган өйрәтүчеләр үзләре аңламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, фәкать аулау һәм үтерелү өчен генә туган аңсыз хайваннар сыман. Алар хайваннардай юк ителәчәк.

13 Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар өчен хозурлык – көн яктылыгында комсызланып ашап-эчү. Сезнең белән мәҗлестә ашап утырганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чөнки үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр.

14 Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гөнаһтан һич туймыйлар, тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар, аларның күңелләре комсызлыкта шомарган, алар – ләгънәт угыллары.

15 Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Үзенең явыз гамәлләре өчен табыш алырга яраткан Бигур углы Билгам эзләреннән бара башладылар алар.

16 Ә Билгам пәйгамбәр явыз эше өчен шелтәләнгән. Ишәк, кеше тавышы белән эндәшеп, аны ахмаклыгыннан туктаткан.

17 Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, көчле җил куып тараткан томан сыман. Алар өчен тирән караңгылыкта урын саклана.

18 Чөнки алар, күпертелгән буш сүзләр сөйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар.

19 Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары, чөнки кеше нәрсәдән җиңелсә, шуның колы була.

20 Әгәр бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дөнья азгынлыгыннан арынганнан соң, янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк, соңгы хәлләре элеккегедән яманрак була.

21 Хаклык юлын танып белгәннән соң, үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булган булыр иде.

22 Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «Эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «Юылган дуңгыз пычрак сазда аунарга бара».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan