II Петердән хат 1 - Изге Язма1 Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша алган кыйммәтле иманыбызга тиң иманны кабул итүчеләрнең барчасына сәлам. 2 Аллаһыны вә Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен. Иман итүченең чакырылуы һәм сайлануы 3 Аның илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган һәммә нәрсәне бүләк иткән. Үзенең даны һәм игелеге белән безне чакырган Затны танып белүебез аша ирештек без моңа. 4 Шулай итеп, Ул безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, явыз нәфесләр аркасында бозылган дөньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз. 5 Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез, 6 белемгә – тотнаклыкны, тотнаклыкка – чыдамлыкны, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табынуны, 7 Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча яратуны, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез. 8 Әгәр сездә бу сыйфатлар булса, һәм алар арта барса, Хакимебез Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас. 9 Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элек эшләгән гөнаһларыннан пакьләндерелгәнен оныткан кеше. 10 Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз 11 һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез. 12 Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә һәм үзегезгә бирелгән хакыйкатьтә нык торсагыз да, мин болар хакында даими хәтерегезгә төшереп торырмын. 13 Үзем әле исән һәм фани тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә төшерүне үземнең бурычым итеп исәплим. 14 Тиздән бу тәнемнән китәргә кирәк булуын беләм. Моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачкан иде. 15 Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим. Мәсихнең килүе 16 Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сөйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сөйләдек. 17 Бөек данлы Аллаһының: «Бу – Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым», – авазы килгәндә, Атабыз Аллаһы тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан бирелде. 18 Гайсә белән изге тауда булганда, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек. 19 Шуның өчен без пәйгамбәрләр сөйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткәндәй, бу хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез. Көн җитеп, йөрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез. 20 Иң элек шуны аңлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый. 21 Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыяры белән бирелмәде, кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рух белән рухландырылып сөйләделәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia