Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

II Патшалар 1 - Изге Язма


Шаулның үлеме хакында Давытка мәгълүм булу

1-2 Шаулның вафатыннан соң Давыт, амалыкыйларны тар-мар итеп, Сыйкләгкә әйләнеп кайтты. Биредә ул ике көн торды. Өченче көнне аның янына Шаул станыннан өс киемнәре теткәләнеп беткән, башына туфрак сибелгән бер адәм килде. Давыт каршына килеп җитүгә, ул, бил бөгеп, җиргә кадәр башын иде.

3 – Кай тарафлардан килешең? – дип сорады аңардан Давыт. – Исраил гаскәрен калдырып качып кайттым мин, – дип җаваплады теге.

4 – Ни-нәрсәләр булды анда, сөйләп бир миңа, – диде Давыт. – Исраилиләр сугыш кырын ташлап качты, күбәүләр яу кырында ятып калды. Шаул үзе һәм аның углы Йонатан да шунда һәлак булды, – диде теге адәм.

5 – Шаул белән аның углы Йонатанның үлүен син каян беләсең? – дип сорады Давыт әлеге хәлләрне бәян иткән егеттән.

6 – Мин очраклы гына Гильбога тавына килеп чыккан идем, – дип сүзен дәвам итте хәбәр китергән егет, – шулчак сөңгесенә таянган яралы Шаулны күреп алдым: пелештиләрнең сугыш арбалары вә атлы җайдаклары аны куып җитеп килә иде.

7 Шунда ул артына әйләнеп карады һәм, мине күреп, үз янына чакырды. «Тыңлыйм сине», – дидем мин.

8 «Кем син?» – дип сорады ул миннән. «Амалыкыйлардан мин», – дип җавапладым.

9 Шуннан ул миңа: «Бире кил, үтер мине. Газапларым үлемгә тиң, ләкин җаным тәнемдә әле», – диде.

10 Мин килдем дә аны үтердем, чөнки авыр ярадан мантырдай түгел иде ул. Аннары мин, аның башыннан таҗын, кулбашыннан беләзеген салдырып, бирегә, син әфәндем янына алып килдем.

11 Шулчак Давыт һәм аның янәшәсендәге кешеләр, кайгыдан өсләрендәге киемнәрен ертып,

12 еларга-сыктарга тотындылар. Шул рәвешле алар, гомерләре кылычтан киселгән Шаул вә аның углы Йонатан, Раббы халкы Исраил хакында кайнар күз яшьләре коеп, кич җиткәнче авызларына ризык капмадылар.

13 – Тумышың белән кем буласың? – дип сорады Давыт хәбәр алып килгән егеттән. – Килмешәк бер амалыкыйның углы мин, – диде егет.

14-16 – Ничек итеп син Раббы Үзе май сөрткән кешегә кул күтәрергә җөрьәт иттең?! Чөнки «Раббы май сөрткән патшаны үтердем» дип, син үз авызың белән әйттең – үз үлемеңдә син үзең гаеплесең! – диде аңа Давыт һәм, янындагы егетләрнең берсен чакырып китереп, амалыкыйны үтерергә боерды, һәм ул егет аны үтерде.


Давытның кайгы җыры

17 Давыт шуннан соң Шаул һәм аның углы Йонатан истәлегенә багышлап үзенең кайгы җырын башкарды.

18 Әлеге җырны ул Яһүдә угылларына өйрәтергә боерды. Соңыннан Яшар китабына теркәлгән һәм «Ук» дип аталган бу җыр мондый иде:

19 «И-и Исраил, Синең күркең тауларыңда ятып калды! Баһадирлар әнә ничек һәлак булды!

20 Бу хакта Гәт шәһәрендә сөйләмәгез, Ашкылун урамнарында телегезне тыегыз: Пелешет кызлары сөенмәсен, сөннәтсезләрнең кызлары тантана итмәсен.

21 И-и Гильбога таулары! Сезнең өскә чык бөртеге вә яңгыр тамчысы төшмәсен, уңыш бирә торган кырлар да булмасын сездә, чөнки баһадирларның калканы, Шаул калканы шушында җиңелде, инде аңа зәйтүн мае сөртелмәс булыр.

22 Дошман канына манчылмыйча, сугышчыны яраламыйча, Йонатанның угы да, Шаулның кылычы да әйләнеп кайтмый иде.

23 Шаул белән Йонатан халыкның мәхәббәт-хөрмәтен тоеп яшәде; Алар, дөньялыкта бергә булып, әҗәлләрен дә бергә таптылар. Бөркеттән җитезрәк, арысланнан көчлерәк иде алар.

24 И-и Исраил кызлары! Сезгә зиннәтле кызыл киемнәр кидергән һәм киемнәрегезне алтыннар белән бизәгән Шаулны искә алып ачы күз яшьләре коегыз.

25 Баһадирлар әнә ничек яу кырында ятып калды! Йонатан синең биек тауларыңда һәлак булды.

26 Туганым Йонатан, синең хакта хәсрәтем чиксездер: Минем өчен син ифрат кадерле идең; синең мәхәббәтең минем өчен хатын-кыз мәхәббәтеннән дә өстен булды.

27 Баһадирлар әнә ничек һәлак булды! Нинди сугыш коралы һәлак булды!»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan