Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

II Елъязма 3 - Изге Язма


Сөләйманның Аллаһы йортын төзүе

1 Шул рәвешле, Иерусалим каласындагы Мориа тавы өстендә – Сөләйманның атасы Давытка Раббы күрсәткән урында – Сөләйман Раббы йортын төзи башлады. Әүвәле явүси Орнанның ындыры урнашкан бу урынны аңа атасы Давыт әзерләп калдырган иде.

2 Төзү эшләрен ул патшалык итүенең дүртенче елында, икенче айның икенче көнендә башлады.

3 Аллаһы йортының нигезен Сөләйман түбәндәгечә салды: иске үлчәм белән алганда, буе – алтмыш терсәк, иңе егерме терсәк булып,

4 йорталды болдырының буе йортның иңенә – егерме терсәккә, биеклеге дә егерме терсәккә тәңгәл иде. Болдырның эчен ул саф алтын белән каплады.

5 Зур залны, эчке яктан кипарис такталар белән кадаклатып, иң сыйфатлы алтын белән каплап алды, өстенә нәкышләп хөрмә агачлары һәм чылбыр сурәтләре төшерде.

6 Матурлык өчен йортны затлы ташлар белән бизәттерде. Алтынның Парваимнән кайтканын файдаланды.

7 Түшәмдәге өрлекләрне, ишек борысларын, дивар вә ишекләрне алтын белән тышлатып, диварларга уеп керубим сурәтләре төшерде.

8 Аннары йорттагы Иң изге бүлмәне төзеде: аның озынлыгы йортның иңенә, ягъни егерме терсәккә тәңгәл булып, иңе дә егерме терсәк иде; аннары аны саф алтын белән каплады, моңа алты йөз талант алтын тотылды.

9 Алтын кадакларның авырлыгы иллешәр шәкыл иде. Йортның югарыдагы бүлмәләрен дә алтын белән каплап алды.

10 Шуннан соң Иң изге бүлмәдә агачтан кисеп эшләнгән ике керубим сыны куеп, аларны алтын белән йөгертте.

11 Ике керубимнең канатлар озынлыгы җәмгысы егерме терсәк иде. Беренче керубимнең биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның бер диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә икенче керубимнең канат очына орынып тора иде;

12 шулай ук икенче керубимнең дә биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның каршы як диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә беренче керубимнең канат очына орынып тора иде.

13 Әлеге керубимнәрнең як-якка җәелгән канатлар озынлыгы егерме терсәккә тәңгәл иде; алар аягүрә баскан килеш йөзләре белән зур залга карап торалар иде.

14 Шуннан соң Сөләйман, зәңгәр, җете кызыл вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән һәм нәфис җитен тукымадан пәрдә эшләтеп, аңа керубим сурәтләре төшерде.

15 Аннары йорт каршына ике багана куйдырды; баганаларның озынлыгы бергә алганда утыз биш терсәккә тәңгәл булып, аларның башындагы таҗларның биеклеге бишәр терсәк иде.

16 Баганаларның башына эчке бүлмәдәге сыман итеп эшләнгән чылбырлар элде, йөз данә анар җимешенең сурәтен ясатып, шул чылбырларга беркетеп куйды.

17 Әлеге баганаларны Сөләйман Изге йорт каршына, берсен – бер, икенчесен – икенче якка утыртып, аларның көньяктагысына – «Яхин», төньяктагысына «Богаз» дип исем кушты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan