Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

II Елъязма 2 - Изге Язма


Сөләйманның Аллаһы йортын төзергә әзерләнүе

1 Менә, Сөләйман Раббыга багышлап йорт, үзенә исә патша сарае салырга хәл кылды.

2 Таш ташыр өчен – җитмеш мең, тауларда таш кисәр өчен сиксән мең эшче билгеләп, ул алар өстеннән өч мең алты йөз күзәтче куйды.

3 Шуннан Сур патшасы Хирамга түбәндәге хәбәрен юллады: Атам Давытка, сарай салыр өчен, эрбет агачы җибәргән кебек, миңа да җибәрсәң иде.

4 Исраилгә мәңгегә бирелгән Канун буенча, Раббы Аллабыз каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтер, һәрчак изге икмәк тәкъдим итәр, һәр иртә вә кичен, шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм Раббы билгеләгән бәйрәмнәрдә Аңа тулаем яндыру корбаны китерер өчен, Раббы Аллама багышлап мин бер йорт җиткерергә җыенам.

5 Мин саласы йорт бөек булачак, чөнки безнең Аллабыз бөек, бөтен аллалардан бөегрәктер.

6 Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә сыйдырып бетерә алмастай Аллаһы өчен йорт салырга кемнең генә көч-егәре җитәр микән?! Аңа багышлап йорт төзер өчен кем әле мин?! Аның өчен фәкать корбан китерү урыны гына булачак бу.

7 Атам Давыт миңа калдырган һөнәрчеләр белән бергәләп Яһүдә вә Иерусалимдә эшләр өчен, алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән төрле әйберләр коючы, җете кызыл, алсу вә зәңгәр төстәге эрләнгән җепләр белән эшләүче һәм нәкышләп-уеп кисә белүче бер останы минем янга җибәр.

8 Шулай ук миңа Ливаннан эрбет, кипарис һәм бәкам агачлары җибәр; синең эшчеләрнең Ливан агачын оста кисүе мәгълүм миңа. Шулай итеп, минем хезмәтчеләр синекеләр белән бергә

9 күп итеп агач хәзерләр, чөнки мин саласы йорт мәһабәт вә искиткеч гүзәл булырга тиеш.

10 Агач кисүче осталарыңа, синең хезмәтчеләреңә егерме мең кор вакланган бодай вә егерме мең кор арпа, егерме мең бат шәраб вә егерме мең бат зәйтүн мае тәгаенлим.

11 Сөләйманга җибәргән җавап хатында Сур патшасы Хирам болай дип язды: Үз халкын яратканга күрә, алар өстеннән патша итеп Раббы сине билгеләгән.

12 Аннары болай дип өстәде: Күкне вә җирне бар иткән Раббыга – Исраил Алласына – мактаулар яусын! Давыт патшага Ул Раббы исеменә багышланган йорт һәм үзенә сарай салырга ниятләгән мәгънәле вә гакыллы, зирәк угыл бүләк итте.

13 Хәзер мин синең хозурыңа акыллы, аң-белемле Хурам-Аби атлы кешене юллыйм;

14 аның анасы Дан ыругыннан, ә атасы чыгышы белән Сурдан; Хурам-Аби – алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән, таштан вә агачтан, шулай ук җете кызыл, зәңгәр вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән, нәфис җитен тукымадан төрле әйберләр эшләүче остадыр. Нәкышләп-уеп кисә белүче маһир адәм буларак ул һәртөрле эшне башкарып чыга алачак. Ул синең һөнәрчеләрең һәм синең атаң, Давыт әфәндемнең һөнәрчеләре белән берлектә эшләячәк.

15 Ә инде вәгъдә иткән бодай вә арпаны, зәйтүн мае вә шәрабны син әфәндем үзеңнең колларыңа җибәр.

16 Без сиңа кирәк булган күләмдә Ливан агачы әзерләрбез һәм, саллар ясап, диңгез буйлап Яфуга агызырбыз, ә син аларны шуннан Иерусалимгә ташырсың.

17 Шуннан соң, заманында атасы Давыт халык санын исәпкә алган кебек, Сөләйман да Исраил җиренә килеп урнашкан чит халыкларның исәбен алды, һәм аларның йөз дә илле өч мең алты йөз кеше булуы ачыкланды.

18 Шуларның җитмеш меңен ул таш ташучы, сиксән меңен тауларда таш кисүче, өч мең алты йөзен эшчеләр өстеннән күзәтче итеп билгеләде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan