II Елъязма 13 - Изге ЯзмаЯһүдә патшасы Абия 1 Яробам Исраилдә унсигезенче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Абия килде. 2 Иерусалимдә ул өч ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Микәя – гибгалы Уриел кызы иде. Абия белән Яробам арасында сугыш барган вакыт иде. 3 Сайлап алынган батыр сугышчылардан торган дүрт йөз меңлек гаскәрен Абия яуга күтәрде; Яробам да аңа каршы үзенең сайлап алынган сигез йөз мең батырын күтәрде. 4 Абия, таулы Эфраим төбәгендәге Семараим тавына менеп басып, болай диде: – Яробам һәм барча исраилиләр, тыңлагыз мине! 5 Сезгә мәгълүм булса кирәк: Исраилнең Раббы Алласы, Тоз килешүе төзеп, Давытның үзен, аның угылларын мәңге патшалык итәргә ихтыяр кылды. 6 Әмма Давыт углы Сөләйманның хезмәтчесе – Небат углы Яробам – үзенең әфәндесенә каршы баш күтәрде. 7 Җыен буш, яраксыз бәндәләр, аның тирәсенә тупланып, Сөләйман углы Рехабгамга каршы берләштеләр; Рехабгам исә, яшь һәм тәҗрибәсез булганга, аларга каршы тора алмады. 8 Хәзер, сугышчыларыгызның саны күбәйгәч һәм Яробам алтыннан сезгә алла итеп бозау сыннары да ясап куйгач, сез, бәлки, Давыт угыллары кулындагы Раббы патшалыгына каршы тора алырбыз дип уйлыйсыздыр. 9 Сез Раббы руханиларын – Һарун угылларын вә левиләрне куып, чит халыклар сыман, үзегезгә руханилар билгеләп куйдыгыз. Бер баш үгез бозау һәм җиде баш сарык тәкәсе җитәкләп килеп, үзен рухани хезмәтенә багышларга теләгән һәрбер кеше сездә ялган аллаларның каһине була ала. 10 Ә безгә килгәндә исә, Раббы – безнең Аллабыз; без Аны кире какмадык. Һарун угыллары – руханилар – Раббыга хезмәт итә бирәләр, левиләр дә үз вазифаларын башкарып киләләр. 11 Алар көннең-көнендә иртән вә кичен Раббыга тулаем яндыру корбаны китерәләр, хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чиста өстәл өстенә рәт-рәт итеп изге икмәк тезеп куялар, кичләрен алтын шәмдәлдәге яктырткычларга ут алалар. Раббы Аллабызның таләпләрен без шулай төгәл үтәп киләбез, ә сез Аңардан йөз чөердегез. 12 Шулай, җитәкчебез Аллаһы һәм сезгә каршы сугышка өндәп быргы тоткан Аллаһы руханилары безнең белән. Исраилиләр! Ата-бабаларыгызның Раббы Алласына каршы көрәшмәгез, чөнки барыбер уңышка ирешмәссез. 13 Ул арада Яробам үзенең бер төркем сугышчыларына Абия гаскәренең артына төшәргә боерды. Шул рәвешле, ул үзе яһүдиләрнең каршысында басып калды, ә яшеренеп торган сугышчылар аларның артына төште. 14 Яһүдиләр борылып карасалар, аларга алдан да, арттан да һөҗүм итәләр. Шунда алар, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар. Руханилар быргыларын кычкыртырга тотынды, 15 һәм, яһүдиләр оран салуга, Аллаһы Абия һәм яһүдиләрнең күз алдында Яробамны да, бөтен исраилиләрне дә тар-мар итте. 16 Исраилиләр яһүдиләрдән кача башлады, һәм Аллаһы аларны яһүдиләр кулына тапшырды. 17 Абия үзенең халкы белән бергә аларны тәмам тар-мар китерде; әлеге сугышта Исраил үзенең иң яхшылардан саналган биш йөз мең гаскәриен югалтты. 18 Исраилиләр шулай итеп буйсынырга мәҗбүр булды, Яһүдә угыллары исә өстен чыкты, чөнки алар үзләренең ата-бабаларының Раббы Алласына өмет баглаганнар иде. 19 Абия Яробамны эзәрлекли бирде; Яробамнан ул Бәйт-Эл, Яшана, Эфраин калаларын һәм шулар тирәсендәге авылларны тартып алды. 20 Абия патшалык иткән чорда, Яробам кабат мантып китә алмады. Раббы аның гомеренә чик куйды, һәм ул гүр иясе булды. 21 Абия исә көчәйгәннән-көчәя барды; ул ундүрт хатын алып, аңардан егерме ике угыл вә уналты кыз дөньяга килде. 22 Абия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның бөтен эшләре вә сөйләгән сүзләре пәйгамбәр Идду язмасында бәян ителгән. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia