Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

III Патшалар 3 - Изге Язма


Сөләйманның Раббыдан зирәк акыл соравы

1 Фиргавен кызын үзенә хатынлыкка алып, Сөләйман шулай Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән туганлашты. Хатынын ул Давыт шәһәренә алып кайтты, ул вакытта әле Сөләйманның үз сарае да, Раббы йорты да салынмаган, Иерусалим тирәли диварлар да төзелмәгән иде.

2 Ул чакта халык калкулыкларда корбан китерә, ә Раббыга багышланган йорт төзелмәгән иде.

3 Атасы Давытның кагыйдәләрен төгәл үтәп, Сөләйман да Раббыны яратты, әмма ул да калку җирдә корбан китерә һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган булды.

4 Беркөн патша, корбан китерү өчен, Гибгонга юнәлде, чөнки калкулыклардагы төп корбан китерү урыны шунда иде. Әлеге мәзбәхтә Сөләйман тулаем яндырган корбанлык малның саны хәтта меңгә җитте.

5 Төнлә Гибгонда Сөләйманга төшендә Раббы килеп: – Теләгәнеңне сора, – диде.

6 Сөләйман Аңа болай дип җавап кайтарды: – Үзеңнең колың Давытка – минем атама карата Син гаять мәрхәмәтле булдың, чөнки ул Сиңа тугрылык саклады, тәкъва һәм саф күңеле булды. Син аны олуг мәрхәмәтеңнән ташламадың, бүгенге көндә аның тәхетенә утыртыр өчен, аңа угыл бүләк иттең.

7 Менә хәзер, Раббы Аллам, Син Үзеңнең колыңны атам Давыт урынына патшалыкка ихтыяр кылдың; тик һәммә нәрсәне дөрес аңлап, дөрес гамәлләр кылыр өчен, мин әлегә яшьрәк.

8 Мин, Синең колың, Үзең сайлап алган күп санлы халкың арасындадыр, ә аның күплеген исәпләп-хисаплап бетерә торган түгел.

9 Синең халкыңны дөрес хөкем итеп, яманнан яхшыны аера белер өчен, колыңа зирәк акыл бүләк итсәң иде; югыйсә Синең күп санлы халкың белән кем идарә итә алыр?!

10 Сөләйманның гозере Хуҗа-Хаким күңеленә хуш килде,

11 һәм Ул аңа болай дип җаваплады: – Үзең өчен озын гомер, байлык йә булмаса дошманнарыңа әҗәл сорамыйча, дөрес хөкем итәргә зирәк гакыл сораган өчен,

12 Мин синең гозереңне үтим һәм сиңа зирәк гакыл бирәм; моңарчы синең белән тиңләшердәй адәмнең әле туганы юк иде, синнән соң да андый бәндә тумас.

13 Шулай ук Мин сиңа үзең сорамаган байлык белән дан-шөһрәт тә бирәм, үзең исән чакта, сиңа тиңләшердәй бүтән патша булмас.

14 Минем юлдан тайпылмыйча, атаң Давыт сыман, Минем кагыйдә вә өйрәтмәләрне бозудан саклансаң, Мин синең гомереңне дә озайтырмын.

15 Уянып киткәч, Сөләйман боларның һәммәсе төшенә кергәнне аңлады. Шуннан ул Иерусалимгә кайтты да, Хуҗа-Хакимнең Килешү сандыгы каршына басып, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерде, аннары үзенең бөтен хезмәтчеләре өчен сый мәҗлесе җыйды.


Сөләйманның зирәклек белән хөкем итүе

16 Бервакыт патша каршына ике уйнашчы хатын килеп басты да,

17 аларның берсе болай дип сүз башлады: – И әфәндем! Без менә шушы хатын белән икебез бер йортта яшибез; мин бала тапкан вакытта, бу хатын минем янда шул йортта булды.

18 Мин бала тудырып өч көн узганнан соң, бу хатын да бала тапты; йортта без икебез генә идек, гайреләр юк иде анда.

19 Төнлә бу хатынның углы дөнья куйды, чөнки хатын, йоклап китеп, баласын бастырып үтерде.

20 Шуннан ул төн уртасында торган һәм мин, синең хезмәтчең, йокыга китүдән файдаланып, минем углымны үзенең күкрәге янына алып салган, үзенең үле углын исә минем күкрәгем янына куйган.

21 Иртәгесен углымны имезим дип уянсам – бала үлгән; җентекләбрәк карагач, аның мин тудырган бала түгеллеген аңладым.

22 Әмма икенче хатын шунда аңа каршы килеп: – Юк, минем углым исән, синеке үле! – диде. Беренчесе аңа җавап итеп: – Юк, синең углың үле, минеке исән! – диде. Шул рәвешле алар патша каршында әрепләшеп тордылар.

23 Патша шулчак: – Монысы: «Минем углым исән, синеке үле», – ди, тегесе: «Юк, синең углың үле, минеке исән», – дип тәкрарлый, –

24 китерегез әле миңа кылыч, – диде. Патшага кылыч китерделәр,

25 һәм ул: – Исән калган сабыйны икегә чабыгыз да бер яртысын берсенә, икенче яртысын икенчесенә бирегез, – дип боерды.

26 Шунда исән калган баланың анасы, сабыйны кызганудан тәмам коелып төшеп: – Әфәндем! Баланың җанын кыймагыз, бирегез аны теге хатынга, – дип ялварырга тотынды. Икенчесе исә: – Чабыгыз, миңа да, сиңа да булмасын, – диде.

27 Шулчак боларга җавап итеп патша: – Исән калган баланы беренче хатынга бирегез, сабый җанын кыймагыз, чөнки аның анасы шулдыр, – диде.

28 Патша чыгарган әлеге хөкем бөтен Исраилгә мәгълүм булды. Шушы хәлдән соң халык патшага курку катыш хөрмәт белән карый башлады, чөнки, хакимлек итәр өчен, аңа Аллаһыдан зирәк гакыл иңгән булуын күрде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan