Һошея 9 - Изге ЯзмаИсраилнең җәзага тартылуы 1 Әй Исраил, бүтән халыклар кебек сөенмә, шатланма, чөнки син, үз Раббыңнан ваз кичеп, зина кылдың. Һәрбер ындырда фәхешлек кылып, бүләк алырга яратасың син. 2 Икмәк белән шәраб халык тамагын туйдырмас, яшь шәрабка өметләнүе дә юкка аның. 3 Раббы җирендә алар яшәмәс: Эфраим Мисырга әйләнеп кайтыр, Ашшурда хәрәм ризык ашар. 4 Алар Раббыга шәраб корбаны тәкъдим итмәс, китергән корбаннары Раббы күңеленә хуш килмәс; ул корбаннар алар өчен матәм көнендә ашалган икмәк кебек булыр: аңардан авыз иткән кеше нәҗесләнер, әлеге икмәк – тамак туйдырыр өчен генә, Раббы йортына ул кермәс. 5 Билгеләнгән бәйрәмнәрдә, Раббы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнәрдә ни кылырсыз икән? 6 Һәлакәттән качып котылсагыз да, Мисыр сезне үзенә җыячак, Мемфис җир куенына тапшырачак; көмеш-зиннәтләрегезне кычыткан басып китәр, чатырларыгызда чәнечкеле күгән үсәр. 7 Эшегезгә күрә әҗерен бирү көннәре – җәза көннәре килә. Исраил, шуны бел: гөнаһларың артык күп, дошманлыгың көчле булганга, син, пәйгамбәрләр – ахмак, илаһи рух белән илһамланганнар – акылсыз, дип саныйсың. 8 Аллаһы пәйгамбәре – Эфраимнең сакчысыдыр; шулай булса да, пәйгамбәрнең барлык юлларына тозак корылган, Аллаһы йортында да дошманлык көтә аны. 9 Гибга көннәрендәге сыман, эфраимнәр тәмам гөнаһка батты. Раббы аларның бозыклыгын искә төшерер һәм гөнаһлары өчен җәзасын бирер. 10 «Исраилне тәүге кат очратканда, чүлдә үскән йөзем куагы кебек иде ул; аталарыгызны беренче кат күргәндә, яңа өлгергән инҗир җимеше кебек иде алар. Ләкин Багал-Пигурга килеп, алар күңелләрен әшәке потка багладылар һәм, үзләренең яраткан потлары кебек, җирәнгеч-чирканычка әйләнделәр. 11 Эфраимнең даны кош кебек очып китәр: бала туулар да, көмәнле булулар да, авырга узулар да булмас. 12 Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да, Мин аларны тартып алырмын. Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер! 13 Эфраим Миңа көтүлек җирендә үсеп утырган яшь хөрмә агачы кебек күренгән иде, ә хәзер Эфраим үз балаларын катыйль янына алып килә». 14 Бир аларга, Раббы, Үзең бирә алганны бир: бала яралмый торган кысыр карын, сөте кипкән күкрәк бир! 15 «Үзләренең бөтен явызлыгын алар Гилгәлдә күрсәтте, һәм Мин аларны күрәлмас булдым. Кылган явызлыклары өчен Мин аларны йортымнан куып чыгарырмын, моннан ары үз итеп яратмам; аларның барлык түрәләре – Раббыдан йөз чөерүчеләрдер. 16 Эфраимнәр тар-мар ителде: тамырлары корыды, җимешсез калды алар. Инде бала тудырсалар да, көтеп алган газизләрен юк итәрмен». 17 Аллаһы сүзенә буйсыну күрсәтмәгән өчен, Ул аларны читкә тибәрәчәк, һәм алар чит халыклар арасында каңгырып йөриячәк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia