Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Һошея 7 - Изге Язма

1 Исраилне дәвалаганда, Эфраимнең гаделсезлеге һәм Самареянең явызлыгы ачыкланды: алар хәйлә-мәкер илә эш итәләр, караклары йортларны баса, юлбасарлары урам буйлап талап йөри.

2 Аларның явыз эшләрен истә тотканымны алар белми-сизенми дә; алар гөнаһка баткан – гөнаһлары Минем күз алдымдадыр.

3 Явыз эшләре, ялганнары белән алар патша вә түрәләрнең күңелен сөендерәләр.

4 Алар һәммәсе дә зиначылар; камыр кабарганчы, икмәкченең утын өстәми дә янып торган миче сыман һаман дөрләп торалар.

5 Патша бәйрәмендә алар патшага һәм түрәләренә хәмер эчертәләр һәм көлкегә калдыралар.

6 Аларның йөрәгендә, янып торган мичтәге сыман, мәкер-хәйлә кайный; явыз ниятләре төн буе пыскый да иртән кабынып китә.

7 Алар барысы, мичтәй кызып, үз хакимнәренең гомерләрен кисәләр; аларның патшалары бер-бер артлы бәреп төшерелә, тик, ярдәм сорап, һичкем Миңа ялварып дәшми.


Исраилнең башка халыкларга буш өметләр баглавы

8 Эфраим чит халыклар белән кушыла-кавыша, чиле-пешле икмәккә әйләнеп бара ул.

9 Чит-ятлар аны егәреннән яздыралар – үзе моны сизми дә, башына чал төште – үзе моны абайламый да.

10 Исраилнең горурлыгы Исраилнең үзенә каршы шаһитлык итә. Шуңа да карамастан үзләренең Раббы Алласына әйләнеп кайтмый алар, Аның йөз нурын эзләми дә.

11 Эфраим аңгыра-мәнсез бер күгәрчен сыман булды: әле Мисырга мөрәҗәгать итә, әле Ашшурга юнәлә.

12 Очкан чагында, Мин аңа ятьмәмне ыргытырмын, күк кошлары тоткандай аулармын. Эфраим җәмгыятенә алдан әйткәнчә, мин аны җәзага тартырмын.

13 Миннән читләшкән өчен кайгы аңа! Миңа каршы күтәрелгән өчен, һәлакәткә дучар булсын! Мин аны йолып алырга омтылам, ул исә Миңа яла яга.

14 Ихлас йөрәктән Миңа сыгынмыйча, түшәгендә зарланып-ахылдап кына ята. Икмәк вә яңа шәраб сораганда, үзенә җәрәхәт сала, Миңа каршы хәйлә-мәкер кора.

15 Мин аңа акыл бирергә тырыштым, көчен ныгыттым, ул исә Миңа каршы явызлык кыла бирде.

16 Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итми, ышанычсыз җәя кебек ул. Хәкарәтле сүзләре өчен Эфраим түрәләре кылычтан һәлак булыр – мисырлылар мәсхәрәсенә калыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan