Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Һошея 6 - Изге Язма


Үкенмәгән Исраил

1 «Әйдәгез, Раббыга кире кайтыйк! Ул безне яралады һәм савыктырыр да, Ул безне җәрәхәтләде һәм яраларыбызны бәйләр дә, – дип әйтер алар. –

2 Ике көннән безне терелтеп, өченче көнгә аякка бастырыр Ул, шуннан без Аның күз уңында яшәрбез.

3 Шулай итеп, әйдәгез, Раббыны танып белик, Аны белергә-танырга омтылыйк; Аның безгә килүе көн дә таң аткандай ышанычлыдыр. Ул безгә яңгыр кебек, җирне сугарган язгы ләйсән кебек киләчәк».

4 Раббы исә болай ди: «Нәрсәләр кылыйм инде сиңа, Эфраим?! Нәрсәләр кылыйм сиңа, Яһүдә?! Сезнең тугрылык бик тиз юкка чыга торган иртәнге томан яисә чык кебек кенә бит.

5 Әнә шуңа күрә Мин сезне пәйгамбәрләремнең сүзләре белән чапкаладым, авызымнан чыккан сүзләрем белән үтерә бардым; сезгә чыгарган хөкемем яшен утыдай кабынды.

6 Мин бит сездән корбаннар түгел, тугрылыклы булуыгызны көтәм, яндыру корбаннары түгел, Аллаһыны танып белүегезне телим.

7 Адәм каласы янында Килешүне боздыгыз сез, Миңа хыянәт иттегез!

8 Гилыгад канга баткан, ул – явызлык кылучылар шәһәре.

9 Кешеләрне сагалап торучы юлбасар сыман, руханилар өере Шәкем юлында кешеләрне үтерә һәм төрле кабахәтлекләр эшли.

10 Исраил йортында Мин коточкыч хәлләр күрдем: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.

11 Синең дә, Яһүдә, җәза көнең билгеләнгән. Халкыма Мин рәхәт-имин тормыш кайтарганда,

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan