Һошея 5 - Изге ЯзмаИсраилне хөкем итү 1 Әй руханилар, тыңлагыз! Әй Исраил йорты, игътибар ит! Әй патша йорты, бу сүзләргә колак сал! Сезгә хөкем оештырылачак, чөнки сез Миспа каласында – тозак, Тавор тавында – ятьмә, 2 Шиттимдә тирән чокыр булдыгыз. Шуңа күрә Мин сезгә тиешле җәзаны бирермен. 3 Мин Эфраимне яхшы беләм, Исраил Минем өчен сер түгел: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде. 4 Кылган эшләре аларга үз Алласына кире кайтырга бирми, чөнки фәхешлек аларның күңелләренә кереп оялаган, алар Раббыны танып белмиләр. 5 Исраилнең горурлыгы аның үзенә каршы шаһитлык итә; Исраилне, Эфраимне гөнаһлары абындыра, алар белән бергә Яһүдә дә абына. 6 Үзләренең сарык вә үгезләрен ияртеп, алар Раббыны эзләрләр, ләкин тапмаслар, чөнки Ул аларны ташлап китте. 7 Уйнаштан бала табып, алар Раббыларына хыянәт итәләр. Яңа айга кергәнче үк, алар мал-мөлкәтләре белән бергә һәлакәткә дучар булыр. 8 Гибгада мөгез быргы, Рамаһта быргы кычкыртыгыз, Бәйт-Авенда оран салыгыз: „Әй Беньямин, артыңнан дошман килә!“ 9 Җәза көнендә Эфраим чүлгә әйләнәчәк – Исраил ыруглары арасында Мин игълан иткән анык хөкем бу! 10 Яһүдә башлыклары ызан ташларын күчереп куючылар кебек булды, алар өстенә Мин, ташкын сулар яудыргандай, ярсуымны яудырырмын. 11 Буш-яраксыз потларга иярергә ният кылган Эфраим, хөкемгә тартылып, җәзасын алды. 12 Эфраим өчен Мин – көя, Яһүдә йорты өчен корт сыман. 13 Эфраим үзенең чирен, Яһүдә үзенең җәрәхәтен күреп алгач, Эфраим Ашшур янына китте – хәбәрчеләрен бөек патша янына юллады, тик Ашшур сезне терелтә дә, җәрәхәтләрегезне дәвалый да алмас. 14 Эфраим өчен – арыслан, Яһүдә йорты өчен яшь арыслан булып, Мин аларны ботарлап ташлармын һәм китеп барырмын; аларны өстерәп алып киткән чагымда, һичкем коткара алмас үзләрен. 15 Шуннан Мин Үз урыныма кайтырмын, һәм алар үз гаепләрен таныганчы, кайгы-хәсрәткә чумып, ихлас күңелдән йөз нурымны эзли башлаганчы, шунда кала бирермен». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia