Һошея 3 - Изге ЯзмаҺошея һәм аның хыянәтчел хатыны 1 Раббы миңа әйтте: – Бар, ире сөйгән хәлдә башкалар белән зина кылучы хатыныңа мәхәббәтеңне тагын да белдер. Бүтән илаһларга табынып, шуларның йөземле көлчәләрен яраткан Исраил халкын Раббы ничек сөйсә, син дә үзеңнең хатыныңны шулай сөй. 2 Шулай итеп, унбиш шәкыл көмеш вә бер ярым хомер арпа түләп, мин аны үземә алдым. 3 Мин аңарга әйттем: – Минем янда озак вакытлар яшә, зина кылма һәм башкалар белән уйнашлык итмә, мин дә сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булырмын, – дидем. 4 Әнә шулай итеп, Исраил угыллары да байтак вакытлар дәвамында патшасыз, җитәкчесез, корбансыз, таш баганасыз һәм йорт илаһларысыз яшәячәк. 5 Шуннан соң Исраил угыллары үзләренең Раббы Алласын вә патшалары Давытны эзләячәк һәм Раббы кылган игелекләр хакына киләчәктә курку-хөрмәт белән Аңа кайтачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia