Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Һошея 2 - Изге Язма

1 Үзегезнең ир туганнарыгызга «Амми», ә кыз туганнарыгызга «Рухама» дип дәшегез.


Хыянәтче Гамәр – хыянәтче Исраил халкы ул

2 «Әнкәгезне шелтәләгез, чөнки ул Минем хатыным түгел, һәм Мин дә аның ире түгелмен. Йөзеннән үзенең азгынлыгын, күкрәгеннән фәхешлеген алып ташласын.

3 Югыйсә Мин аны шәрә калганчы чишендерермен, дөньяга туган көнендәге сыман ялангач итәрмен, Мин аны чүл сыман, коргаксыган җир сыман итәрмен; сусыз интектереп үтерермен.

4 Мин аның балаларын да кызганмам, чөнки алар зинадан туган балалардыр.

5 Аларның анасы фәхешлек кылды, аларны тапкан ана үзен рисвай итте, ул: „Сөяркәләрем артыннан барам, алар миңа икмәк тә, су да, йон белән киндер дә, зәйтүн мае белән эчемлек тә бирәләр“, – диде.

6 Менә шуның өчен Мин аның барыр юлын чәнечкеле куаклар белән томалыйм, каршысына киртә тотам, ул, шулай итеп, юл таба алмас;

7 үзенең сөяркәләре артыннан китәр, тик куып җитә алмас. Аларны эзләп тапмагач: „Үз ирем янына кире кайтыйм әле, аның янында миңа әйбәтрәк иде“, – дияр.

8 Ул шуны белмәде ки, иген белән шәрабны, зәйтүн маен аңа Мин биргән идем, Багал сыны ясар өчен, ул тотып бетергән бихисап алтын-көмешне дә Мин биргән идем.

9 Әнә шуның өчен өлгерәчәк игенемне, шәрабымны, аның шәрә тәнен капларга тәгаенләнгән йон-киндеремне аңардан тартып алырмын.

10 Хәзер Мин аны сөяркәләре күз алдында шәрә калганчы чишендерермен, беркем дә аны Минем кулдан йолып ала алмас.

11 Мин аның күңел ачуларын, барлык тантаналарын, яңа ай һәм шимбә көннәрен – барча бәйрәмнәрен юкка чыгарырмын.

12 Мин аның: „Боларны миңа сөяркәләрем бүләк итте“, – дип сөйләгән йөзем бакчаларын, инҗир агачларын, ташландык хәлгә китереп, чытырманлыкка әйләндерермен, һәм аларны кыргый җәнлекләр ашап бетерер.

13 Багал сыннарына багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәткән көннәре өчен Мин аны җәзага тартырмын. Колагына алкалар, муенына муенсалар тагып, сөяркәләре артыннан йөрде ул, Мине исә бөтенләй онытты, – дип белдерә Раббы. –

14 Инде дә Мин аны, кызыктырып, чүлгә алып китәрмен, шунда йөрәгенә ягымлы сүзләр сөйләрмен.

15 Йөзем бакчаларын үзенә кайтарып бирермен һәм Ахор үзәнен аның өчен өмет капкасы итәрмен. Ул анда, Мисырдан чыккан көнендәге кебек, яшь чагындагы кебек, ягымлы сүзләремә җавап бирер.

16 Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – син Миңа „ирем“ дип дәшәрсең, бүтән инде „багалым“ дип әйтмәссең.

17 Мин дә Багал сыннарының исемнәрен аңардан әйттермәм, аларның исемнәрен ул һичкайчан телгә алмас бүтән.

18 Ул көнне Мин халкым хакына кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, җирдән сөйрәлүче хайваннар белән килешү төзермен. Халкым иминлектә яшәсен дип, ук-җәяне, кылычны, барлык сугыш коралларын бу җирдә бетерермен, юк итәрмен.

19 Мин сине мәңгелеккә Үземә ярәшермен, сине хаклык-гаделлек, рәхим-шәфкать вә мәрхәмәт илә Үземә ярәшермен.

20 Мин сине Үземә тугрылыкта ярәшермен, һәм син үзеңнең Раббыңны танып белерсең.

21 Ул көнне Мин җавап бирермен, – дип белдерә Раббы, – Мин күкләргә җавап биреп дәшәрмен, һәм күк тә җир йөзенә җавап бирер;

22 җир исә иген, шәраб, зәйтүн мае белән җавап кайтарыр; болар һәммәсе Изрегылга җавап булып ирешер.

23 Мин халыкны Үзем өчен җиргә чәчәрмен, „шәфкать күрсәтелмәгән“гә шәфкать күрсәтермен һәм „Минем халкым түгел“ дип аталганнарга: „Минем халкым“, – дип дәшәрмен, ә ул Миңа: „Син – минем Аллам!“ – дияр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan