Һошея 14 - Изге Язма1 Самарея үзенә тиешле җәзаны алырга тиеш, чөнки үз Алласына каршы баш күтәрде ул. Аның халкы кылычтан һәлак булыр, балалары кырылып бетәр, авырлы хатыннарының карыннары икегә ярылыр. Тәүбәгә чакыру һәм фатихалау 2 Әй Исраил, Раббыга, үз Аллаңа кире кайт, чөнки син гөнаһларың аркасында түбән тәгәрәдең. 3 Үзегез белән дога сүзләрен алыгыз да Раббыга кайтыгыз, әйтегез Аңа: «Бар гөнаһларыбызны кичер, игелек белән кабул ит безне; үгез урынына корбанга Сиңа мактау сүзләребезне китерәбез, – диегез. – 4 Ашшур безне коткара алмас, сугыш атларына да атланып тормабыз бүтән, үзебезнең кул белән ясалган нәрсәләргә: „Сез – безнең илаһларыбыз“, – дип әйтмәбез. Син бит ятимнәргә мәрхәмәтлесең!» 5 «Хыянәтләрен кичерермен, үзләрен йөрәгемә якын күреп яратырмын, чөнки аларга булган ачуым басылды инде, – ди Раббы. – 6 Исраил өчен Мин таң чыгы кебек булырмын: лалә кебек чәчәк атар ул, тамырларын Ливан эрбетедәй ныгытыр, 7 ботак-тармаклары җәелеп китәр, зәйтүн агачы сыман гүзәл, Ливан эрбете сыман хуш исле булыр. 8 Кайчандыр аның күләгәсендә утырган кешеләр шунда кабат әйләнеп кайтыр, мул итеп иген үстерер, үзләре йөзем куагыдай чәчәк атар һәм Ливан шәрабы сыман данлы булыр. 9 Әй Эфраим, потларың белән Минем багланышым юк! Эфраимнең ялваруларына Мин җавап бирермен, аңа йөзем белән борылырмын. Аның өчен Мин ямь-яшел кипаристыр, аның җимеше-байлыгы да Миннәндер». 10 Зирәкләр моны аңлыйдыр, зиһенлеләр төшенә. Раббының юллары хак, туры, ул юллардан тәкъва-гадел кешеләр йөри, гөнаһлылар исә шунда егылып кала. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia